+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 апрель 2022, 23:01

Хәрбиләрдә - чын туганлык!

Бүген Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Альберт Шаһиморатов белән очрашты. Алар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм итү, һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү, Донбасс халкына гуманитар ярдәм конвойларын формалаштыруда ярдәм итү, балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Хәрбиләрдә - чын туганлык!
Хәрбиләрдә - чын туганлык!

Альберт Шаһиморатов республика Башлыгына «Сугышчан туганлык» активистлары – 30дан артык локаль сугыш һәм кораллы конфликтлар ветераннары – республиканың иҗтимагый тормышында даими катнаша, дип сөйләде. Алар халыкка коронавирус йогышы буенча эпидемиологик чикләүләр чорында ярдәм итә, республика территориясендә урман янгыннарын сүндерергә һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә чыга, хәрби каберлекләр урыннарын төзекләндерә, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Украина территориясендә «Сугышчан туганлык» активистлары Русия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән митинглар, автоузышлар һәм флешмоблар үткәрә. Алар шулай ук Донбасста зыян күргәннәр өчен гуманитар конвойлар оештыру буенча «Бердәм Русия» төбәк бүлегенең башлангычына да игътибар итте һәм ярдәм җыюда катнашты.

Башкортстан Башлыгы «Сугышчан туганлык» активистларына нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров ветераннар оешмасы вәкилләрен Чишмә районында «Патриот» паркын ачуда катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, анда беренче курсантларны быел июньдә кабул итәчәкләр. Республика җитәкчесе, шулай ук, ветераннарга «Патриот» паркын алга таба үстерү һәм бу эшкә ярдәм итү вариантларын уйларга тәкъдим итте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: