“Егетләр, рәхмәт сезгә! Сез - чын сугышчы һәм геройлар. Сезнең батырлыгыгыз алдында башымны иям. Аллаһка шөкер, югалтуларсыз кайттыгыз!”
Шәхси составтагы 20 автомобильдән торган колонна Октябрьский, Туймазы һәм Уфа урамнары буйлап узды. Шәһәр халкы - хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, ветераннар, автомобиль йөртүчеләр һәм флаглар тотып үтүчеләр росгвардиячеләрне сәламләде.
Патриотик флешмоб белән аларны хезмәттәшләре хуплады. Бөтен республика буенча патрульлек итү маршрутларына "Росгвардия"нең ведомстводан тыш сак автомобильләре чыкты. Уфада сугышчыларны туганнары һәм якыннары каршы алды.
Якын арада "росгвардия"челәрне кыска гына ял көтә, шуннан соң алар яңадан гадәти бурычларны үтәүгә әйләнеп кайтачак".
Фото: gtrk.tv