+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 апрель 2022, 08:40

Иләкшиде батыр улын юксына

Геройның горур сыннары һәм бер тарихи фото

Иләкшиде батыр улын юксына
Иләкшиде батыр улын юксына


Халкыбызда “Кош – очканда, ат – тау мен­гән­дә, егет яуда сынала” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – гали­­лек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп баруны дәвам итәбез.

Башкортстанда атаклы очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуны зурлап билгеләргә җыенабыз. Шушы көннәрдә юбилей чаралары кысаларында Илеш районында легендар шәхеснең улы Евгений Муса улы, аның хатыны Светлана Тимербай кызы һәм “Башкортостан” киностудиясе директоры Юнир Әминев булдылар.
Илештә Муса Гәрәевка багышланган ике музей бар. Берсе — Югары Яркәйдә, икенчесе — ул үскән Ташчишмә авылында. Кунаклар каһар­ман­ның Югары Яркәйдәге музеенда булды, батыр турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Муса Гәрәев музее Югары Яркәйнең бик матур төбәгендә урнашкан. Капкадан керүгә Геройның зәвык белән эшләнгән бюсты каршы ала. Муса Гәрәевның тууына 70 ел тулган елда аны район хакимияте заказы буенча Мәскәү өлкәсе Химки шәһәрендәге нәфис эшләнмәләр комбинатында ясаганнар. Аның авторы – скульптор Григорий Мирода.
Арытаба очрашу Муса Гәрәев исемендәге кинотеатрда дәвам итте. Юнир Әминев “Хыял канатларында” документаль фильмы белән таныштырды. Муса Гайса улы турындагы фильм тамашачыларда тирән киче­решләр уятты.
Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең Муса Гәрәев исемендәге кадет сыйныфы укучыларының чыгышлары патриотик рух белән сугарыл­ган иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Муса Гәрәевның авылдашы Риза Хәкимовның чыгышын укучылар йотлыгып тыңлады.
Район сәнгать мәктәбе укучыла­рының Герой-якташ­ның тууына 100 ел тулуга багышланган концерты бик матур һәм эчтәлекле булды. Мәктәп укучылары башкаруында сугыш елларында популяр җырлар, биюләр, шулай ук заманча әсәрләр яңгырады. Концерт барышында сугыш чорының сирәк кадрлары, фото­рәсемнәре күрсәтелде. Шулай ук юбилей чаралары кысаларында Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин призына рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Каһарман якташыбызның батырлыгын, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Илеш районында да, Башкортстанда да күп эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам итә. Мәсәлән, Уфада Муса Гәрәев образын гәүдәләндерү­че ике истәлекле тактаташ бар: берсе — Ходайбирдин урамында Муса Гәрәев яшәгән 4нче йортта, икенчесе — Башкортстан РОСТО (элекке ДОСААФ) Советының Дан бульварындагы бинасында. Биредә шулай ук Геройның киң билгеле һәйкәле тора. Башкаладагы Җиңү паркында Муса Гәрәев каберендә дә Н. В. Томский иҗат иткән һәйкәл куелган. Әйткәндәй, Мәскәү­дәге Третьяков галереясында данлы якташыбызның базальт скульптура портреты саклана. Ул сугыш тәмамланганнан соң ике ел үткәч үк Н. В. Томский тарафыннан ясалган. Ул соңрак батырның туган җи­рендә урнаштырылачак һәй­кәлне ясар алдыннан эшлән­гән беренчел сын булган.
Тарихтан билгеле булуынча, СССР Югары Советы Президиумының 1946 елдагы указы нигезендә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое туган җирдә бронза бюст куела. СССРның дәвамчысы буларак, Русиядә бу традиция 2021 елга кадәр шулай дәвам итте.
Русия Президенты Владимир Путин Русия Геройларына һәм Хезмәт Геройларына бронза бюстлар куярга рөхсәт итү турындагы яңа указга кул куйды. Бу документта Герой­ларның кече ватанында бронза бюстлар урнаштыру кагый­дәләре бераз үзгәртелә. Мәсә­лән, указда “бронза бюстны Геройның туган җирендә яисә яшәгән урынында урнаштырырга”, — диелгән. Бу документка игътибар итүнең сәбәбе шунда: ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның бронза бюсты үз вакытында туган җиреннән башкалага күчерелә. Бу бюст 1949 елның февралендә Мытищи скульптура фабрикасында ясала, архитектор Л. Г. Голубовский проекты буенча бюст өчен түгәрәк постамент әзерләнә. Шулай итеп, һәйкәл Геройның туган авылы Иләк­шидедә 1951 елның 17 июнендә урнаштырыла.
Муса Гайса улы озак вакытлар Уфада яши һәм эшли. Шуңа күрә һәм Башкортстан хезмәт ияләренең теләкләрен исәпкә алып, СССР Министрлар Советы һәйкәлнең адресын үзгәртергә һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның бюстын Уфага күчереп Дан бульварында урнаштырырга рөхсәт итә. 1967 елда һәйкәл Уфага күчерелә һәм Дан бульварында урнаштырыла. Ул яңа урында тантаналы рәвештә СССР Һава флоты көне алдыннан ачыла.
Иләкшиде авылында илленче елларда төшерелгән бу тарихи рәсемне биргәндә Риза Хаҗигали улы авылдаш­ларының ярты гасырдан артык күңелдә саклаган үпкәсен дә җиткерде: “Һәйкәлне бездән сорап тормыйча “урлап” алып киттеләр”, — диде. Әлбәттә, һәйкәлне күчерү мәсьәләсендә бүген бәхәс ачу урынсыздыр. Бу бары тик, шушы тарихи фотога бәйле рәвештә, Риза Хәкимовның, авылдашларның фикерен бәян итү генә. Шулай да, ветеран сүзеннән чыгып фикер йөрткәндә, ул вакытта Иләкшиде халкы СССР Министрлар Советының “Башкортстан хезмәт ияләренең теләкләрен исәпкә алып” дигән нигезләмәсен кабул итмәгән булып чыга. Әйе, Иләкшиде халкының лачындай авылдашларына СССР Югары Советы Президиумының указына ярашлы куелган һәйкәлне үзләрендә калдырасы килүе дә табигый хәл.
Ничек кенә булмасын, Муса Гәрәев — Иләкшиденең, Илешнең, Баш­кортстаннның гына түгел, ә бөек ил – Советлар Союзының Герое. Бу исемгә ике тапкыр лаек бул­ган 154 каһарман исеме уелган Дан сәхифәсендә 27нче булып Муса Гәрәев тора. Хәер, мәгърур сыны кайда гына торса да, Муса Гәрәев туган авылының исемен үз исеме белән бергә күкләргә күтәрде, данга күмде. Ул авылдашларын ихлас яратты. Нинди генә дан-шөһрәтләргә ирешсә дә, ул туган туфрагыннан аерылмады. Райондашлары, авылдашлары, туган-тумачалары белән даими аралашып яшәде. Якташлары аны шуңа ихтирам итте һәм итә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: