+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
30 апрель 2022, 18:05

Украинада һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә

Уфада Украинада һәлак булган хәрби хезмәткәр истәлегенә граффити барлыкка килде.

Украинада һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә
Украинада һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә

Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой Воробьев Арсений Валерьевичка багышланган граффитины ачу тантанасы 5 май көнне 14:30 сәгатьтә була.

Граффити Волжск дәүләт су транспорты университетының Уфа филиалы диварында (Әхмәтов ур., 275) урнашкан, егет анда укыган.

Ачу тантанасында Арсенийның әнисе Н. В. Деминага «Батырлык ордены» тапшырылачак, аның белән Арсений үлгәннән соң бүләкләнгән. Шулай ук елга училищесының Сугышчан дан музеенда Хәтер почмагы, «Герой партасы», мемориаль такта ачылачак.

Арсений Валерьевич Воробьев 2001 елның 16 ноябрендә Уфа шәһәрендә туган. 2017 елда 4нче мәктәпне тәмамлаган һәм Волжск дәүләт су транспорты университетының Уфа филиалына укырга кергән. 2021 елда, университетны тәмамлаганнан соң, Самара өлкәсенең «Рощинский» бистәсендә хәрби хезмәткә алына. Хәрби хезмәт үткәндә контракт төзи һәм Матди тәэмин итү ротасының автомобиль взводы бүлегенең машина йөртүче-пешекчесе вазыйфасына билгеләнә.

2022 елның 24 февраленнән Арсений Валерьевич махсус хәрби операциядә катнаша. Ул Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган. 27 мартта Көньяк зиратта җирләнгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: