-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 Май 2022, 13:00

"Һичкайчан онытмабыз!"

Украинада махсус операция барышында Салават районыннан 25 яшьлек разведчик Илнур Хөснетдинов һәлак булган.

"Һичкайчан онытмабыз!"
"Һичкайчан онытмабыз!"
Бу хакта 9 майда район хакимияте башлыгы Марс Кашапов хәбәр итә.

"Бүген Бөек Җиңү көнендә минем һәм районыбыз өчен кайгылы көн, Украинада махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, якташыбыз Хөснетдинов Илнур Ралиф улы һәлак булды", - дип язган ул..

Илнур Хөснетдинов Миәшәгәр авылында туган. 2014 елның июнендә аны армиягә алалар, шуннан соң егет контракт буенча хезмәт итәргә кала. Илнур взвод отделениесе командиры була.

Марс Кашапов һәлак булганнарның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Ул район тарихында һәм аның халкы күңелендә Илнурның якты истәлеге мәңге сакланачак, дип вәгъдә итә.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: