Бүген аны туган көне белән котлап, ул социаль челтәрдә болай язган:
«Дустым Рөстәм!
Гаиләбез белән сине чын күңелдән тәбрик итәбез! Син безнең өчен каһарман! Алга таба да шулай яшә: бирешмә, тормышны ярат, бәхетле бул! Минән бүләк – шигъри юллар.
Һәрвакытта көләч йөзле үзең,
Кәефең шәп, әйбәт корылган.
Әйтерсең лә уң аяктан гына
Торасың син көн дә йокыңнан.
Тормышларың гөлләр кебек инде,
Ул кызларың, тормыш иптәшең.
Син бит үзең төшеп калган түгел
«Чекмагушский мачо» диярсең.
Ул кулларың аяклардан көчле,
Эльбруска менеп төштеләр.
Күпме йөрәкләрне утка салдың,
Мең кат янып, мең кат пештеләр.
Сокланамын сиңа, Рөстәм, дустым,
Бик аз бит ул синең ишеләр.
Көнләшепләр яши сиңа бүген
Кул-аягы булган кешеләр».
Рөстәм үзе: «Данир дустым, күзләргә яшьләр китердең! Бик зур рәхмәт!» – дип җаваплаган.
Рөстәм! Кушылабыз, котлыйбыз, яратабыз!