+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 Май 2022, 09:55

Башкортстаннан тагын бер каһарман башын салды...

Украинада барган махсус операциядә Шаран районында туып-үскән Артур Сәетов һәлак булган.

Башкортстаннан тагын бер каһарман башын салды...
Башкортстаннан тагын бер каһарман башын салды...

Артур Сәетовка нибары 25 яшь булган. Бу кайгылы хәбәрне Шаран районы хакимияте башлыгы Фидан Ишемгулов җиткерде.

"Украинада махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, якташыбыз Сәетов Артур Витальевич һәлак булды", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Егет Яңа Тумбагыш авылында туган. Мәктәп тәмамлаганнан соң Рязань югары десант команда училищесына укып, 2017 елдан беренче мотоукчылар батальонының икенче ротасының өлкән технигы вазыйфасында хезмәт иткән. Махсус операциядә 11 марттан катнашкан.

"Бу югалту хәсрәтен бернинди сүз белән дә уңалтып булмый. Виталий Александровичка, Фаимә Гомәр кызына, Айгөл апасына, барлык туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Батырга мәңгелек дан!" , - дип кайгы уртаклаша район башлыгы.

Артур белән иртәгә Иске Тумбагыш авылында хушлашачаклар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: