+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 Июня 2022, 08:45

Исән-сау кайттылар!

Башкортстанга Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында хәрби бурычларын үтәгән росгвардиячеләр кайтты.

Исән-сау кайттылар!Исән-сау кайттылар!
Исән-сау кайттылар!

Спецназлыларны ДОСААФ республика бүлекчәләре вәкилләре һәм «Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы»ның сыйныф кадетлары флаглар белән каршы алдылар.

Уфада спецназчыларның хезмәт командировкасыннан кайтуына багышланган тантаналы митинг узды. Аларны ведомствоның төбәк идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Александр Бурдо, республика Хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, хәрби-патриотик клубларда, кадет мәктәпләрендә һәм ветераннар оешмаларында тәрбияләнүчеләр, хезмәттәшләр, шулай ук туганнары һәм якыннары каршы алды.

«Сез үз алдыгызга куелган бурычны намус белән һәм лаеклы үтәдегез. Хезмәтегез өчен рәхмәт!", — дип мөрәҗәгать итте личный составка Башкортстан буенча "Росгвардия" идарәсе начальнигы Александр Бурдо.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов белдерүенчә, Башкортстан "Росгвардия"сенең махсус подразделениеләре чираттагы тапкыр үзләренең профессиональлеген һәм алар алдына куелган хәрби бурычларны үтәү сәләтен исбатлады.

"Батырлык һәм кыюлык үрнәген күрсәтеп, личный состав безнең гражданнарны, Ватаныбызны саклау буенча хезмәт бурычын намус белән һәм лаеклы үтәде", — диде отставкадагы полиция полковнигы Ирек Сәгыйтов.

фото: "Росгвардия"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас