Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов федераль узышны ачу тантанасында Башкортстанда иң яхшы трассаларның берсе төзелүен билгеләп үтте.
"Биредә уникаль каршылыклар оештырылган, алар бер генә трассада да юк. Без Русия Оборона министрлыгы җитәкчелегенә, „Геройлар узышы“ проекты җитәкчесе Ксения Шойгуга безнең башлангычларга, әлеге күләмле проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтлебез. Без - 1 июньдә ачылган „Авангард“ үзәге курсантларын башлангыч хәрби әзерләү буенча уку планында узыш булган бердәнбер төбәк. Һәр атна саен анда көнгә биш тапкыр бөтен республикадан 200 егет һәм кыз киләчәк һәм армия хезмәте нигезләрен алачак», — диде Азат Бадранов.
Танылган телетапшырулар алып баручы, Дәүләт думасы депутаты Тимофей Баженов ярышта катнашучыларны трасса ачылышы белән котлады.
«Без бүген монда физик мөмкинлекләрне генә түгел, ә Русия гражданнарын берләштерә торган туганлыкны да күрсәтергә җыелдык. Бүген чын геройлар йөгерәчәк, мин үзем дә шундый трасса буйлап йөгердем һәм моның ни дәрәҗәдә авыр булуын беләм. "Геройлар узышы" беркайчан да яхшы һава торышында узмый һәм бүген күк ярышның чын-чынлап героик булачагы турында сөйли. Бердәм булганда, без җиңәчәкбез", - диде Тимофей Баженов.
"Геройлар ярышы " — махсус бүлекчәләр сугышчыларын әзерләү өчен сынаулар нигезендә оештырылган Бөтенрусия күләмендәге беренче спорт ярышы. Бу уникаль локация. Катнашучылар профессиональ инженерлар һәм тәҗрибәле инструкторлар эшләгән трассаны уза. Узышның каршылыклары уникаль: су киртәләре, биек диварлар, коймалар, тимерчыбыклар, җир асты тоннельләре, канатлар, траншеялар, су тутырылган чокырлар, хәрби хәрәкәтләрне имитацияләү һ.б. Шул ук вакытта биредә махсус эшләнгән заманча каршылыклар белән бергә әлеге җирлекнең табигый рельефы да кулланыла.
фото: башинформ