+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 Июня 2022, 12:02

Илеш — батырлар төбәге

Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның тууына – 105 ел.Абдуллин Әнвәр Абдулла улы 1917 елның 5 июнендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе Иске Дөмәй авылында (хәзер Башкортстанның Илеш районы Дөмәй авылы) крестьян гаиләсендә туган. Ул еш кына үзенең йокысыз балачагын, яшьтәшләре белән колхоз кырларында эшләгән вакытларын искә ала торган була. Унҗиде яшендә Дәүләкән фабрика-завод училищесында укый. Уфада кооперация техникумын тәмамлаганнан соң, Буздәк май заводында мастер ярдәмчесе булып эшли.

Илеш — батырлар төбәгеИлеш — батырлар төбәге
Илеш — батырлар төбәге

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Монголиядә хезмәт итә. “Бөек Ватан сугышы минем өчен Украинадагы Проскурово шәһәрендә башланды, – ди хатирәләрендә Әнвәр Абдуллин. – Безнең частька фронт сызыгына, фашистлар белән алыш урынына хәрәкәт итәргә боерылган иде. Без билгеләнгән рубежга шактый югалтулар белән килеп җиттек, гәрчә сугышка кермәгән идек әле... Сугыш күпләр өчен көтмәгәндә башланды. Фашистлар Германиясенең совет иленә һөҗүменә ышанасы килми иде. Шуңа күрә чикләр ныгытылмады. Дистәләрчә дивизия җәйге тактик өйрәнүләр өчен тылга таба күчерелгән иде. Алар немец самолетларының бомба уты астында сугышчан позицияләренә әйләнеп кайтырга омтылды...”
...1941 елның 26 июнендә Әнвәр Абдуллин хезмәт иткән полкка дошман десантын юк итү бурычы куела. Совет солдатлары фашистларны кысрыклап тар-мар итәләр. Бу Әнвәр Абдуллинның дошман белән күзгә-күз беренче очрашуы була. Сугышның алтынчы көнендә ул яралана. Тыл госпиталенә җибәрергә телиләр, тик ул частьта калдыруларын сорый. Ярасы төзәлгәч, янә сафка баса. Полк сугышлар белән чигенә. Можайск янында Әнвәр Абдуллин икенче тапкыр каты яралана. Тыл госпиталендә дәвалана. Дәваланганнан соң аны артиллеристлар курсларына җибәрәләр.
Яңа частька Әнвәр Абдуллин 1942 елның ноябрендә килә. Артиллерия дивизионы Сталинград янында була, һөҗүмгә әзерләнә. Әнвәр Абдуллинның батареясы камалышта калган дошман гаскәрләрен юк итүдә катнаша.
Әнвәр Абдуллинның артиллерия расчеты һәрвакыт алгы сызыкта була – Днепрны кичкәндә дә, Украина, Белоруссия территориясендә дошман белән рәхимсез көрәшләрдә дә. “Кызылармеец” фронт гәзите ул чорда болай дип яза: “Коммунист Абдуллин расчеты сугышларда оста эш итә. Ул бер көн эчендә генә дошманның өч ут ноктасын юкка чыгарды һәм һөҗүм итүче совет подразделениеләренә юл ачты. Икенче көнне расчет өч пулемет һәм дошманның күзәтү пунктын юк итте...”
1944 елның 21 августында, Каунас шәһәреннән көнбатыштарак (Литва) Клепы авылы тирәсендә, өлкән сержант Әнвәр Абдуллин дошман һөҗүменә каршы торганда батырлык күрсәтә. Аларның батареясе позициясенә гитлерчыларның 16 танкы, 25 бронетранспортеры һәм пехотасы һөҗүм итә. Гитлерчыларга каршы ут ачып, Әнвәр Абдуллинның расчеты алдан килгән танкны яндыра, ә калганнары позияцияне урап үтеп, совет яугирләрен камап алырга ниятли. Көчле артиллерия һәм пулемет уты астында Әнвәр Абдуллин һәм аның расчеты орудиеләрен баштагы урыннан 300 метр ераклыктагы отышлырак позициягә күчерәләр һәм тылга үтеп керүче танкларга каршы ут ачалар. Шул ук вакытта расчет яугирләре дошман пехотасына шәхси коралдан ата. Икенче танкны да яндыргач, Әнвәр Абдуллин расчеты 300-500 метр ераклыктагы дошман пехотасына туры наводка белән ата башлый. Нәтиҗәдә, гитлерчылар, ике танкын һәм ике йөз солдат һәм офицерларын югалтып, башлангыч позицияләренә чигенә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы указы белән өлкән сержант Әнвәр Абдулла улы Абдуллинга “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә.
1945 елның августында совет-япон сугышы вакытында Илеш каһарманы Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша. 1946 елның июлендә Әнвәр Абдуллин Башкортстанга кайта. 1948 елдан 1959 елга кадәр КПССның Бүздәк һәм Кырмыскалы райкомнарында партия линиясе буенча эшли. 1960 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. Бераз вакыт КПССның Уфа шәһәре Совет районы комитеты секретаре булып эшли. Шуннан соң, 1986 елда пенсиягә киткәнче, аның хезмәт юлы М. В. Фрунзе исемендәге Уфа резина-техник эшләнмәләр заводы белән бәйле. 1963 елдан – цех начальнигы, ә 1970 елда директор урынбасары итеп билгеләнә, аннары заводның Гражданнар оборонасы штабында эшли.
Әнвәр Абдуллин 2002 елның 28 октябрендә вафат булды.
Уфадагы Галимҗан Ибраһимов бульварындагы Әнвәр Абдулла улы яшәгән 23нче йортта мемориаль тактаташ урнаштырылган.
Әнвәр Абдулла улының якты истәлеген якташлары кадерләп саклый. 1997 елда Геройга “Илеш районының шәрәфле шәхесе” дигән исем бирелде. Дөмәй авылындагы Совет урамында истәлекле билге куелды. 2007 елның 14 июлендә Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында тантаналы рәвештә мемориаль тактаташ ачылды. Шулай ук Герой хөрмәтенә яңа урамга аның исеме бирелде, Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге Дөмәй мәктәбендә музей ачылды һәм мәктәп бинасында мемориаль тактаташ урнаштырылды. Ел саен Бөек Җиңү көненә һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин истәлегенә багышлап Югары Яркәйдә йөзү буенча Ачык беренчелек үткәрелә.
Ярышларда, гадәттә, Башкортстан үсмерләре белән бергә, Татарстанның Актаныш һәм Мөслим районнарыннан 100дән артык малай һәм кыз катнаша.
Геройның Наил һәм Марат исемле уллары шушы чараларда катнаша. Алар, шулай ук, мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрде. “Безнең әти, барлык уңышларның нигезе – хезмәт сөюдә, дип әйтә иде. Максатка ирешү өчен күп тырышлык салырга кирәк”, – дип өндәде укучыларны Наил Әнвәр улы.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас