

22 июньдә Русиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 81 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Уфаның тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда «Фронтка киткән якташларга» һәйкәленә шушы уңайдан чәчәкләр салу тантанасы булды.
Чарада Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Башкортстан буенча Баш федераль инспекторы Алексей Касьянов, Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиев катнаштылар.
Андрей Назаров Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, яугирләрнең тол хатыннарына һәм сугыш чоры балаларына ихлас рәхмәт белдерде.
- 22 июнь - Ватаныбыз тарихында иң фаҗигале даталарның берсе, Бөек Ватан сугышы башланган көн, Хәтер һәм кайгы көне. Башкортстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. 322 мең якташыбыз яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Бездә дошманга каршы батырларча көрәшкән күп кенә данлыклы дивизияләр оештырылган. Алар арасында - легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе, аның командиры - генерал-майор Миңнегали Шәйморатов; 170нче, 186нчы, 214нче укчылар дивизиясе; 21нче гвардия укчылар дивизиясе. Башкортстаннан 200 меңнән артык хәрби хезмәткәр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Якташларыбыз арасында - 295 Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының 46 тулы кавалеры бар, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Андрей Назаров шулай ук бүгенге көндә Русиянең күпмилләтле халкыбызның бердәмлегенә мохтаҗ булуына басым ясады. Ил 1941 елның 22 июне кабатлануга юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Илебез, Донбассны яклап, махсус хәрби операция үткәрү турында бердәнбер дөрес карар кабул итеп, Русиягә янаучы куркынычка чик куя.
– Бу көннәрдә Русия сугышчылары батырлык һәм каһарманлык күрсәтә, янә Украина шәһәрләрен һәм авылларын милләтчелектән азат итә. Кызганычка каршы, югалтулар бар. Геройларыбызның гаиләләрен без сакларбыз һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтербез. Бүгенге митингның вокзал яны мәйданында "Фронтка киткән якташларга" һәйкәл янында үтүе символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә шушыннан, тимер юл станциясеннән, «Прощание славянки» маршы астында йөзләрчә мең якташыбыз фронтка киткән, алар барысы да, һичшиксез, өйләренә җиңү белән кайтачагына чын күңелдән ышанган, – диде Андрей Назаров.
Традиция буенча, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.