

Бу хакта район башлыгы Фидан Ишемгулов хәбәр итте.
Айнурга нибары 21 яшь була. Ул үзенең соңгы туган көнен күптән түгел генә - 6 июньдә билгеләп үткән. 9нчы сыйныфтан соң Октябрьский коммуналь-төзелеш училищесын тәмамлый, аннары армиягә китә һәм контракт буенча хезмәт итә башлый. Өлкән механик - танк йөртүчесе була.
Солдатның үлеме турында 29 июньдә билгеле булды. Аның белән хушлашырга Зирекле авылына хәрби комиссариат вәкилләре, Дәүләт җыелышы- Корылтай Рәисе Константин Толкачев, авылдашлары, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән Айнур Хаҗиев үлгәннән соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.
Фото: башньюс