Башкортстанда ике кешене коткарган малайны бүләкләделәр.
Ике кешене батудан коткарган 12 яшьлек Радмир Хөснетдиновны бүләкләү булды, дип хәбәр итте бу тантананы үткәргән Стәрлетамак хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов. Бүләкләү Стәрлетамак мэриясендә узган, анда Радмир Хөснетдиновны гаиләсе белән бергә чакырганнар. Анда малайга рәхмәт белдергәннәр һәм самокат тапшырганнар.
- Героик гамәлләр күбрәк өлкән кешеләр белән ассоциацияләнә, тик аларны балалар башкарган вакытта бу тагы да кыйммәтрәк. Димәк, алар үз илләренең, шәһәрләренең патриотлары һәм лаеклы кешеләр булып үсә, – диде шәһәр башлыгы.
Афәрин, Радмир!
Фото: кп.ру