+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 июль 2022, 05:55

Таш-Чишмә лачыны Илешкә мәңгелеккә кайтты

Бүген ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан аның туган ягында - Илеш районында тантаналы чаралар уза.

Таш-Чишмә лачыны Илешкә мәңгелеккә кайттыТаш-Чишмә лачыны Илешкә мәңгелеккә кайтты
Таш-Чишмә лачыны Илешкә мәңгелеккә кайтты

Тантаналы чара Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә башланды. Монда легендар очучы, Башкортстанның каһарман улына һәйкәл, реконструкциядән соң Муса Гәрәев муззен ачу тантанасы булды.
Чарада Илеш районы халкы һәм бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар: Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәдиев, Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков, мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, экология министры урынбасары Азат Басыйров, мәдәният министры урынбасары Илнур Мухъянов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бәхтизин, республика Ветераннар советы рәисе Валерий Шәрипов, Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзасы Мансур Ахунов, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Расих Хәмитов, Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамле директоры Алмаз Сәетов.
Тантаналы митингта Муса Гәрәевның улы Евгений Гәрәев, килене, оныклары, туганнары катнашты. Муса Гәрәев исемендәге кадет сыйныфы укучылары да килгән иде.
Һәйкәлне Константин Толкачев белән Евгений Гәрәев ачтылар.
Арытаба тантаналар Муса Гәрәевның туган авылы Таш-Чишмәдә дәвам итә.

Фото Зөһрә Исламова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас