

1963 елның 17 июлендә Русия Герое Александр Васильевич Доставалов туган. Исеме атаклы полководец Суворов хөрмәтенә бирелгән. Александр кечкенәдән үк хәрби буласын белгән. Ул Чечня территориясендә законсыз бандформированиеләрдә катнашучылар белән көрәшеп һәлак булган, күрсәткән батырлыклары өчен аңа Русия Герое исеме бирелгән.
- Башкортстан кадет корпусы аның исемен лаеклы йөртә, һәм бүген без аны хөрмәтләү өчен җыелдык, - дип сөйләде БКК директорының хәрби әзерлек буенча урынбасары Андрей Герасимов.
Каникуллар булуга карамастан, кадетлар митингта катнашу өчен корпуска махсус килгән.
“Минем өчен биредә уку һәм Герой һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашу - горурлык, - дип сөйләде 9нчы сыйныф укучысы, сержант Тамерлан Семёнов. - Кечкенәдән кадетларның плацта ничек йөрүен күзәттем, һәм минем аларның берсе буласым килде. Беренче сыйныфтан укырга әзерләнә башладым - физкультура белән шөгыльләндем, күнегүләр ясадым. Киләчәктә тормышымны хәрби эшкә багышларга уйлыйм”.
Александр Доставалов Уфада туган. 1981 елда армиягә алынган. Хезмәтне Рязань десант полкында узган. 1983 елда Доставалов ике тапкыр Кызыл Байраклы Рязань югары һава-десант команда училищесына укырга керә, аны 1987 елда тәмамлый. Александр Доставаловның алдагы язмышы Псковтагы 76нчы гвардия һава-десант дивизиясе һәм турыдан-туры 104нче гвардия парашют-десант полкы белән аерылгысыз бәйләнгән. 1987 елдан - взвод командиры, 1991 елдан рота командиры урынбасары була. Полк составында Советлар Союзының барлык “кайнар нокта”ларын: Ереван, Баку, Ош, Узген, Приднестровьены уза. 1994 елда Александр Васильевич алтынчы рота командиры итеп билгеләнә. Бу бүлекчә сугышчылары белән Чечен Республикасында конституцион тәртипне торгызу операциясе вакытында Аргун һәм Гудермес районында бандформированиеләрне тар-мар итә. Грозныйда, Төньяк Кавказдагы контртеррористик операцияләрдә катнаша.
1999 елдан батальон командиры урынбасары була. 2000 елның 1 мартына каршы төндә Доставалов дүртенче ротаның өченче взводы белән алтынчы ротага ярдәмгә китә, анда аның турыдан-туры начальнигы - батальон командиры Марк Евтюхин да була. Аның взводы боевиклар уты астында уңышлы үтә һәм, бернинди югалтулар да кичерми, алтынчы рота позициясенә чыга. Сугыш вакытында дүртенче рота өченче взводның барлык десантчылары һәлак була. Александр Доставалов яралана, ләкин сугышчылар белән җитәкчелек итүен дәвам итә. Чираттагы ярасы командир өчен соңгысы була һәм Александр Доставалов һәлак була.
«...Улыбызның исемен бөек рус полководецы Суворов хөрмәтенә бирдек. Аны балачакта шулай дип атап йөртәләр дә иде, - дип искә ала әти-әнисе. - Улым дуслары һәм сугышчылары белән хәлиткеч моментта бөек Александр Суворов принцибын сайлаган: үзең үл, иптәшеңне коткар! Безнең улыбыз башкалар өчен яшәде һәм үз гомерен Ватан өчен бирде!"
Аны кече Ватанында якташлары хәтерли: Башкортстан Хөкүмәте карары белән Башкортстан кадетлар корпусына Герой исемен йөртә. Кадет корпусы территориясендә истәлекле А.В. Доставалов бюсты урнаштырылды. Русия Герое майор Доставалов исеме Башкортстаннан Украинага махсус хәрби операция башкару өчен җибәрелгән икенче ирекле батальонга бирелде.
Фото: Лилия Астафьева