

Әлиф Иргали улының диңгезгә сөюенең ничек көчле булуын гади сүзләр белән генә аңлатып та булмыйдыр. Бу хисе әле дә сүрелмәгән аның, үткәннәрне ул шулкадәр бирелеп, сагынып искә төшерде. Шулай, хәрби хезмәте аның Тын океан флотында үтә. Ләкин ул тәмамлану белән кайтырга ашыкмый егет, диңгез җибәрми. Өч ел хезмәттән соң тагын шул кадәрле вакытка контракт буенча кала. Ә аннары сигез ел дәвамында балыкчылар судносында эшли. “Диңгезгә шундый сөю каян барлыкка килде?” – дип сорыйм.
– Безнең заманда нинди генә малай диңгезче булырга хыялланмаган икән?! Бөтен уйларыбыз ерак ярларга, диңгез-океаннарга, батырлыкка урын булган җирләргә юнәлгән иде, – ди Әлиф Иргали улы, уйлары белән шул елларга әйләнеп кайтып. – Ә диңгезгә, флотка, корабларга булган мәхәббәтне гади китаплар тәрбияләде. “Робинзон Крузо”, “Хәзинәләр утравы” һәм башка әсәрләр укып, хыялларга бирелә идек. Һәр кичне йокларга яткач, үземне укылган әсәрләрнең геройлары белән бергә күз алдына китерә идем. Менә Робинзон Крузо балачактан ук диңгез сәяхәтләре турында хыялланган һәм, төрле каршылыкларга карамастан, теләгенә ирешкән. Үсә бара “Балтыйк күге”, “Без Кронштадтан” кебек фильмнар ярдәмендә диңгезгә тартылу арта гына барды. Ә бишенче сыйныфта укыгандагы бу хәлне беркайчан да онытмаячакмын. Минем нинди көч белән диңгезгә тартылуымны башкалар да аңлады. Бер көнне рюкзагыма барлык кирәкле әйберләремне җыйдым да, диңгезне күреп кайтырга булдым. Тимер юл станциясе белән янәшә яшәвебезне исәпкә алып, мин бернинди авырлык та булмас дип уйладым. Ләкин мине күреп калдылар һәм, әлбәттә, туктатырга теләделәр. Качтым һәм товар поездында Чиләбегә кадәр барып җиттем.
Менә шунда мине эләктерделәр инде һәм йортка кайтардылар. Бик каты эләкте. Безнең әти бик таләпчән, усал иде. Башкача мөмкин дә булмагандыр: гаиләдә 9 бала. Бу хәлдән соң әти белән җитди сөйләшү булды. Әгәр өч ел дәвамында тәртип бозмыйм икән, ул миңа үзенең кирза итекләрен бүләк итәргә һәм укырга җибәрергә вәгъдә итте.
Диңгез турындагы уй мине бер генә минутка да ташламады, шуңа күрә мин әти-әниемне борчымаска тырыштым. Бәләкәйдән төрле эшләргә йөреп, акча эшләдем, гаиләмә ярдәм иттем. Әйткәндәй, мәктәптә укуга караганда, миңа эшләве ныграк ошый иде. Шулай, 8нче сыйныфны тәмамлау белән туп-туры Уфа елга училищесына юлландым һәм укырга кердем. Ә монда уку миңа ошый иде. Беренче навигацияне ничек көткәнемне белсәгез икән! Мине “Петр Комаров” судносына алдылар.
Мин анда матрос булсам да, төрле эшләрне башкарырга туры килде. Ләкин икенче яктан, мин монда күп нәрсәгә өйрәндем. Тизрәк штурвал артына басу теләге белән янып йөрдем. Һәм, ниһаять, өченче елга бу теләгем дә тормышка ашты: буксирга рулевой итеп алдылар. Безне ерак Киров өлкәсенә җибәрделәр – Вятка елгасы буйлап бүрәнәләр ташыдык. Көз көне генә кайттык. Безне каршы алырга байтак кеше җыелды, дусларым да килгән иде. Алар повесткаларын күрсәтә башлагач, кыен булып китте: ә мин?! Инде төн җитеп килүгә карамастан, идарәгә йөгердем. Бәхеткә, җитәкчелек үз урынында иде, ә повестка мине күптән көтеп ята икән. Бер көннән җыелу пунктында булырга тиешмен, ә мин әле эшемне тапшырмаганмын. Ничек өлгерергә?! Гадәттә, моңа 3-4 көн китә. Ләкин теләк көчле булса, барысы да килеп чыга икән. Хезмәттәшләрем ярдәмләште, юдык, чистарттык та икенче көнне, хезмәт хакы алып, өйгә кайтып китем. Ә инде иртән абыем мине җыелу пунктына илтеп куйды.
Хәрби хезмәткә чакырылучы Әлиф Янгиров дипломлы гына түгел, шактый тәҗрибәле дә белгеч иде. Кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе дә юк түгел, ә бу исә аеруча мөһим. Хәрби хезмәткә дә бәләкәйдән әзерләнә, спорт белән шөгыльләнә. Шулай итеп, ул Тын океан флотына эләгә. Әлбәттә, диңгезгә чыкканчы “учебка” үтәргә кирәк, аларны Владивосток шәһәренә җибәрәләр. Егетнең бәхетенә, училищедан соң килгән егетләрне 6 ай урынына ай ярым гына укыталар да, имтиханнарын яхшы тапшыручыларны Камчаткага озаталар. Әлиф флагман корабленә эләгә, аны казанлык машинисты итеп тәгаенлиләр. Үзе әйтүенчә, кайбер нәрсәләр таныш була, ә белмәгәнен бик тиз үзләштерә. Шулай мавыктыргыч та, шул ук вакытта авыр да диңгез тормышы башланып китә. Менә бит, балачак хыялы тормышка ашты! Әлбәттә, авырлыклар да урап узмый. Ләкин күпбалалы гаиләдә хезмәт белән чыныгып үскән егет аларга бирешми, иптәшләрен сынатмый, киресенчә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырыша. Кораб старшинасы хәтерләвенчә, диңгез тормышына барысы да җайлаша алмый. Өстәвенә, машина-казанлыкта 60 градус эссе. 4 сәгать буе дежур торырга кирәк. Ләкин якташыбызның беркайчан да сынатканы булмый. Ә күпләрне диңгез авыруы аяктан ега. Әлбәттә, монда физик әзерлеге дә, елга училищесында алган белеме дә, әтисенең тәрбиясе дә булышлык итә. Тумыштан инвалид булган Иргали абзый дүрт улын да чын ирләр итеп тәрбияләп үстерә: берсе – диңгезче, ә өчесе танкист булып хезмәт итәләр.
Әлиф Янгировның намуслы хезмәтен бихисап бүләкләре дәлилләп тора: “Флотка тугрылыгы өчен”, “Ерак поход өчен” һәм башка бихисап медаль-билгеләрен ул кадерләп саклый. Ә инде водолаз сәгате аеруча кадерле аңа. Диңгездә хезмәт иткәндә тагын бер хыялын тормышка ашыра ул. Профессиональ водолаз булып китмәсә дә, шул мәктәпне үтеп, бу эшнең үзенчәлекләрен вакытлыча булса да үзендә сынап карый ала.
– Армия мине күп нәрсәгә өйрәтте. Барыннан да элек – тәртипкә. Флотта бурычларыңны бик төгәл башкарырга кирәк. Ерак походларга йөрергә туры килде, ачык океанда болар аеруча мөһим. Индонезиягә ерак сәфәребез бигрәк үзенчәлекле булды, экваторны үттек. Төрле хәлләргә тарырга туры килде, әмма үзебезнең портка уңышлы гына кайтып кердек. Дөрес эш иткәнем өчен “Ерак поход өчен” билгесе белән бүләкләндем. Әлеге тормышта боларның барысы да ярдәм итә, – ди Әлиф Иргали улы.
Әйткәндәй, туган якларына кайткач, ул тимер юл станциясенә урнаша: 30 ел монтер булып эшләп, хаклы ялга чыга.
Ә холык ныклыгына сынаучы диңгезгә карата ярату, хезмәте турында хатирәләр, алар нинди генә булса да, гомер буена уелып калган. Ничә еллар үтсә дә, бу вакытларны бик сагынып һәм горурлык хисе белән искә ала ул. Еш кына морякны урындагы мәктәпкә дә чакыралар, ул анда үзенең хатирәләре белән ихлас уртаклаша. Күрше малайлары – улының яшьтәшләре дә аның диңгез турындагы хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңлый.
Ә бәйрәмне Әлиф Янгиров, башка диңгезчеләр кебек, көтеп ала. Быел исә Хәрби-диңгез флоты көне тагын бер күркәм вакыйга белән истәлекле булды – ул яшәгән авылда диңгезчеләргә районда беренче һәйкәл ачылды. Әйткәндәй, Әлиф Иргали улы үзе дә бу изге эшкә зур өлеш кертте. Бәйрәм тантанасында бүләкләнүчеләр арасында аның исеме аеруча күп яңгырады. Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары, “Хәрби-диңгез флоты ветераны” медале белән бергә Ушаков ордены да тапшырылды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.