"Солдатларның һәм офицерларның хәзерге буыны хәрби, патриотик традицияләрне лаеклы дәвам итә, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрвакыт профессиональлек, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Һәм, әлбәттә, десантчы-геройларның оста һәм кыю гамәлләре махсус хәрби операция барышында тулысынча күренә», – дип билгеләп үтелә котлауда.
Президент сугышчыларның алга таба да илнең дәүләт мәнфәгатьләре сагында торачагына, Русия Кораллы Көчләренең хәрби куәтен ныгытуга зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде. Ул аларга уңышлар һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Фото:kremlin.ru