+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 август 2022, 08:20

Радий Хәбиров "Канатлы гвардия"не котлады

"Фотолардагы йөзләргә карагыз. Тыныч, ышанычлы караш... Күпне күргән, әмма нинди генә хәлләрдә дә югалып калмаган кешеләр карашы... Җаваплылыктан курыкмый торган, Ватанга тугры кешеләр карашы" - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Радий Хәбиров "Канатлы гвардия"не котладыРадий Хәбиров "Канатлы гвардия"не котлады
Радий Хәбиров "Канатлы гвардия"не котлады
"Бүген ВДВ көне, барыгызны да котлыйм!

Русия Герое исеменә лаек булган якташларыбызның батырлыгы үлемсез.

Бу - Гудермесны боевиклардан азат иткәндә батырлык күрсәткән 104нче гвардия парашют-десант полкы командиры, гвардия полковнигы Сергей Тулин.

Бу - Чечня Республикасында боевиклар кулыннан һәлак булган парашют-десант батальоны командиры урынбасары, гвардия майоры Александр Доставалов.

Бу - Дагыстанда террорчыларга каршы көрәштә яраланган сугышчан иптәшләрен дошман минасы кыйпылчыкларыннан үз гәүдәсе белән каплаган гвардия сержанты Артур Корбангалиев.

Һәм башка бик күп көчле һәм кыю, үз үрнәкләре белән шундый батырлык кылу һәм намуслы булуы мөмкинлеген күрсәткән кешеләр.

Алар үзләрен Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, контртеррористик операцияләрдә күрсәтте. Бүген безнең якташлар илебезне һәм тугандаш Донбассны нацизмнан яклый.

«Канатлы гвардия»дә элек хезмәт иткән һәм хәзер зәңгәр беретлар киеп йөргән кешеләрне котлыйм.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Уртак йортыбызга, Ватаныбызга тынычлык!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас