“Бүген без Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкорт мотоукчылар батальонының хәрби хезмәт итү урынына килдек.
Безнең яугирләр — алар күп гасырлар дәвамында туган җирен саклаган һәм көрәшләрдә җиңгән сугышчылар варислары. Хәзер дә шулай булыр дип ышанам.
Егетләр — әфарин, куелган бурычларны үти. Командирлары аларны мактый, бу бик мөһим.
Без үз ягыбыздан әлеге батальонны һәм Александр Доставалов исемендәге батальонны кием-салым, аяк киеме, азык-төлек, медикаментлар белән тәэмин иттек. Аларның туганнары һәм якыннары белән элемтәдә торабыз.
Егетләр, без сезнең белән горурланабыз!” — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.