+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 август 2022, 14:45

"Без алар белән горурланабыз!"

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев делегация составында Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның хәрби күнекмәләре урынына килде.

"Без алар белән горурланабыз!"
"Без алар белән горурланабыз!"

Ул бирегә нинди максат белән килүен белдерде.

- Максатым - асылда, тиз арада карар кабул иткән һәм бик кыска вакыт эчендә җыелган егетләрне үз күзләрем белән күрү. Бу горурлык хисе тудыра. Монда, чыннан да, иң яхшы егетләр җыелган, һәм без моңа инандык. Без кырда, өйрәнүләрдә һәм атуларда булганда Радий Фәрит улы барлык командирлардан, һәр юнәлеш буенча кураторлардан "Безнең егетләр ничек?" дип сорады. Барысы да бертавыштан: алар бик яхшы, әзерлекле, диделәр. Бу, әлбәттә, горурлык хисе уята. Без алар белән горурланабыз, - диде ул.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в