-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 август , 17:10

"Тыныч йокла, Тимур!"

Нефтекамада Украинада махсус операция вакытында һәлак булган лейтенант Тимур Стогов белән хушлаштылар.

"Тыныч йокла, Тимур!"
"Тыныч йокла, Тимур!"
Матәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, яугирнең туганнары, якыннары, дуслары һәм якташлары катнашты.

«Хөрмәтле Татьяна Петровна, Тимурның туганнары һәм якыннары! Бүген барыбызга да бик авыр, без якташыбызны, офицерны, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чын сугышчыбызны соңгы юлга озатырга җыелдык. Ул бурычын ахырына кадәр башкарды һәм Донбассны, Ватаныбызны, тыныч күгебезне саклап, батырларча һәлак булды. Хөрмәтле Татьяна Петровна, Сез бик яхшы кеше, Ватаныбызга лаеклы ул үстергәнсез. Без сезнең турында һәм сезнең кызыгыз турында хәстәрлек күрәчәкбез, ә сезнең улыгыз турында якты истәлек мәңге яшәячәк. Мин Нефтекама хакимиятеннән Тимур истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар тәкъдим итүләрен сорыйм. Тыныч йокла, лейтенант, син хәрби бурычыңны ахыргача үтәдең. Ватан өчен һәлак булган кешеләргә мәңгелек дан", - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Герой-сугышчының әнисенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды, Тимур Стогов аның белән батырлыгы өчен бүләкләнде.

«Бүген Нефтекамада яшәүчеләр өчен авыр һәм фаҗигале көн. Тик Тимур каядыр янәшәбездә һәм безне күктән күзәтә дип ышанам. Миллионлаган кеше тыныч күк астында яшәсен өчен ул батырларча һәлак булды. Без аның турында якты истәлекне мәңге саклаячакбыз. Татьяна Петровна, без һәрвакыт Сезнең белән янәшә булачакбыз!", - диде Нефтекама хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов.
 
Тимурның сыйныф җитәкчесе, Нефтекаманың 2нче урта мәктәбе укытучысы Ольга Никонова сүзләренә караганда, ул һәрвакыт тәртипле, җаваплы, шат күңелле кеше булган.

"Бу коточкыч хәбәрне белгәч, сыйныфташлар һәм ата-аналар Тимурның шаян, матур, яшь, шат күңелле, бары тик аңа гына хас тыйнак елмаюлы фотоларын һәм видеолар җибәрә башладылар. Без аны шундый итеп мәңгегә истә калдырачакбыз. Ул теләсә нинди эшне бик шәп башкара иде, максатына ирешүчән булды. Хәрби югары уку йортында укыганда инглиз телен өйрәнүне максат итеп куйды һәм өйрәнде. Бик мәрхәмәтле һәм ышанычлы яшь кеше, гаиләсенә зур хөрмәт белән карый иде. Аның турында якты истәлек мәңгегә йөрәкләрдә калачак. Тыныч йокла, кадерле Тимур», - диде Ольга Никонова.

Лейтенант Тимур Илгинар улы Стогов 1998 елның 27 октябрендә Нефтекама шәһәрендә туган. 2016 елда 2нче урта мәктәпне социаль-икътисади профиль буенча тәмамлый. Уку вакытында Тимур баскетбол секциясенә йөри, мәктәп командасы өчен уйный. Музыка мәктәбен аккордеон классы буенча тәмамлаган. Талантлы укучы була. Мәктәп чараларында актив катнаша. Балачактан хәрби булырга хыяллана.

Армиядән кайткач, Казан югары танк команда училищесына укырга керә.

Украина территориясендә махсус операция барышында сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Геройны Нефтекама шәһәр зиратының Хәтер аллеясында җирләделәр.
 
фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в