-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 август , 13:05

"Җиңү диктанты"нда катнашыгыз!

Әлеге чара сугыш елларындагы вакыйгаларны янә искә төшерәчәк.

"Җиңү диктанты"нда катнашыгыз!
"Җиңү диктанты"нда катнашыгыз!

Бүген "Башинформ" матбугат агентлыгында "Җиңү диктанты"на багышланган матбугат конференциясе үтте. Аны "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе Русиянең тарихи җәмгыяте, хәрби-тарихи җәмгыяте һәм "Җиңү волонтерлары" Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә үткәрде.

Халыкара тарихи диктант Икенче Бөтендөнья сугышындагы вакыйгаларга бәйле. Ул Бөек Ватан сугышын өйрәнүгә һәм халыкның тарихи белемен үстерүгә юнәлтелгән. Диктант 3 сентябрьдә узачак. Быел бу диктант дүртенче тапкыр оештырыла. Ел саен анда катнашучылар саны арта. Әгәр дә 2019 елда диктантны 100 мең кеше язса, былтыр бу сан 1,5 миллионга җитте. "Җиңү диктанты"нда иң зур балл җыючылар югары уку йортына кергәндә берникадәр ташламага дәгъва итә ала. Шулай ук, алар Мәскәүдә үтүче "Җиңү Парады"ына чакыру ала.

- Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Анда катнашу бушлай. "Җиңү диктанты"нда катнашу өчен тарихи диктантның рәсми сайтында теркәлергә кирәк, - диде республикадагы Русия тарихи җәмгыяте бүлекчәсе Советы рәисе Марат Мәрданов.

Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова әлеге чараның патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнавын билгеләде. Шул ук вакытта, ул кайбер тарихи мәгълүматларның дөрес булмавын, үзгәреш кичерүен дә билгеләде. Әлеге диктант укучыларга чын, дөрес тарихны белү өчен дә кирәк, диде ул.

"Җиңү диктанты"н рәсми сайтта онлайн-форматта яисә смартфоннардагы махсус кушымта аша язарга мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в