+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 август 2022, 20:08

Башкортстан - Русиянең көчле һәм нык төбәге

Радий Хәбиров башкорт батальоны сугышчылары белән очрашты.

Башкортстан - Русиянең көчле һәм нык төбәге
Башкортстан - Русиянең көчле һәм нык төбәге

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, гвардия майоры Александр Доставалов исемендәге башкорт батальонының хәрби өйрәнү урынында булды. Төбәк җитәкчесе сугышчылар белән аралашты һәм аларга махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.

Полигонга визиты вакытында Башкортстан Башлыгы тактик дәресләрдә һәм укыту-тренировка атуларында булды.

- Мин хәрби әзерлекнең ничек баруын, тренировка бурычларын ничек үтәвегезне күрдем. Бу - бик четерекле эш. Гомумән, башкорт сугышчыларын һәрвакыт хөрмәт иттеләр һәм мактадылар, - диде Радий Хәбиров. - Ә безнең бурыч - сезгә ышанычлы тыл, гаиләләрегезнең иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итү. Сезнең җиңү белән кайтканыгызны көтәбез!

Радий Хәбиров Башкортстан хатын-кызлары исеменнән сугышчыларга борынгы башкорт хәрби калканы сурәтләнгән талисман тапшырды. Бер атна элек шундый ук талисманнарны Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон яугирләренә дә тапшырды.

- Башкортстан - Русиянең көчле һәм нык төбәге. Без сезне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин иттек. Федераль түләүләрдән тыш, республикадан да түләүләр өстәдек. Сезнең гаиләләрегез, якыннарыгыз белән элемтәдәбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, сезгә бөтен республика карый. Иң мөһиме - югалтулар булмасын.

Делегация составында Башкортстанның өч муниципалитеты җитәкчесе дә бар иде. Салават районы хакимияте башлыгы Игорь Миронов сугышчыларга аларның хатыннары, балалары, туганнары әзерләгән посылкаларны тапшырды. Якыннары йорт турында искә төшерүче сувенирлар һәм әйберләр җибәргән.

- Салаваттан 13 кеше хезмәт итә. Егетләр белән аралашырга, аларның хәлләрен белергә килдем. Без аларны бик хөрмәт итәбез һәм алар өчен борчылабыз, - дип билгеләде Игорь Миронов. - Безнең шәһәрдә шундый чын ир-егетләр булуы белән горурланам.

Чишмә районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ришат Мансуров үз районнарыннан Русия Герое Александр Доставалов исемендәге батальонда 11 кеше булуын, тагын сигезе Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итүен сөйләде.

Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков, сугышчыларның туганнары белән даими элемтәдәбез, дип өстәде.

Башкортстанның хәрби хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов Александр Доставалов һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальоннарда еш була. Бу юлы да ул гуманитар йөк алып килгән, шул исәптән Башкортстан эшкуарлары ярдәме белән сатып алынган кием-салымнар да.

Башкортстан Башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Валентин Солодовник Доставалов исемендәге батальон яугирләренең сугышчан рухын билгеләп үтте.

- Безнең егетләр - көчле, тырыш яугирләр, аларда башкорт сугышчан рухы бар, - дип билгеләде Валентин Солодовник. - Сугышчылар шулай ук үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, боларның барысын да аерым контрольгә алабыз.

Республика хәрби хезмәткәрләрнең рухи иминлеге турында да кайгырта. Башкорт батальоннары составында руханилар бар. Поп Виктор белән Хәмзә хәзрәт егетләр белән казармаларда яши, сугышчан рухларын ныгыта.

- Бер аш бүлмәсендә ашыйбыз. Сүз уңаеннан, бик яхшы ашаталар, - диде Хәмзә хәзрәт. - Безнең сугышчыларның рухы күтәренке. Алар монда сугышка иң сәләтлеләр дип санала. Аларга аерым игътибар бирәләр.

Белешмә:
Башкортстанда "ВМФ диңгез пехотасы һәм спецназ ветераннары" иҗтимагый оешмасы инициативасы буенча ике ирекле батальон формалаштырылды. Идеяне башка ветераннар берлеге һәм төбәк халкы да хуплады.

Республикада беренче төзелгән отряд Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны булды. Июль башында ул хәрби укуларга юлланды.

Ватанны сакларга теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, республика икенче ирекле батальон формалаштырды. Ул Русия Герое Александр Доставалов исемен йөртә. Ике батальон да әле хәрби әзерлек уза.

Фото: bashinform.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: