

"Бүген без Донбасска Башкортстаннан 22нче гумконвой юлладык. Бу юлы йөкнең гомум күләме - 230 тоннадан артык.
Республикадан гуманитар йөк белән иң зур автоколонна китте, барлыгы - 16 фура.
Бүгенге колонна кешеләрнең иң кискен ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган. Бу, беренче чиратта, азык-төлек продуктлары һәм төзелеш материаллары. 22нче конвойның тагын бер үзенчәлеге бар. Йөк составына нәфис әдәбият белән тулы бер автофургон керде. Минемчә, безнең ярдәмнең бу өлеше Донбасс балаларына аеруча ошар.
Болар барысы да Донбасста нормаль тормышны тергезү эшенә республикабызның нинди зур өлеш кертүен күрсәтә.
Барыгызга да уңышлы юл телим!"
#Башкортостан