-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 сентябрь , 19:59

"Аларның исеме ил тарихына язылган"

Тамерлан Илһамовның туган мәктәбендә мемориаль тактаташ ачылды.

"Аларның исеме ил тарихына язылган"
"Аларның исеме ил тарихына язылган"

"Русия Герое, махсус хәрби операциядә катнашкан Тамерлан Илһамовның командирлары аны гаять батыр кеше булган, ди. Яшь прапорщик авыр, дәвамлы бәрелештә үз тормышы бәрабәренә сугышчан иптәшләрен коткарды. Шушы батырлыгы белән Башкортстан һәм бөтен ил тарихына үз исемен гомерлеккә язып калдырды.

Бүген без Әбҗәлил районының Аскар авылында Тамерланның туган мәктәбендә мемориаль тактаташ ачтык. Шунысы игътибарга лаек, бу мәктәп билгеле полководец Таһир Кусимов, генерал Шәйморатовның көрәштәше исемен йөртә.

Егетләребез, Тамерлан Илһамов, Максим Серафимов һәм башка бик күпләр, илебезне яклаган, каһарманлыгы белән Башкортстанның бөек уллары белән бер рәттә басып тордылар. Онытмабыз, аларны һәм бу истәлекне мәңгегә саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в