9 сентябрьдә Учалы районында республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция барышында һәлак булган өлкән сержант Владислав Саламатовның гаиләсендә булды. Төбәк җитәкчесе аның әти-әнисе белән аралашты һәм Наталья Ивановнага генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Владислав Саламатов 2020 елда Павел Аносов исемендәге Златоуст индустриаль колледжының казак кадетлар корпусын тәмамлый. Шул ук елда армиягә алына, хәрби хезмәт узу турында контракт төзи. Өлкән разведчик агымдагы елның мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Соңыннан Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Владиславның әти-әнисе ашыгыч ярдәм станциясендә эшли. Радий Хәбиров Игорь Александрович һәм Наталья Ивановнаның лаеклы ул тәрбияләп үстерүләрен билгеләп үтте. Ә республика, һичшиксез, Ватанны саклаучыларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итәчәк.
Фото: glavarb.ru