-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
14 сентябрь , 13:20

Донбасска чираттагы гуманитар конвой китте

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Уфадан чираттагы, 29нчы, гуманитар колонна юлга чыкты.

Донбасска чираттагы гуманитар конвой китте
Донбасска чираттагы гуманитар конвой китте
"Колонна 14 кешедән һәм 8 берәмлек техникадан тора. Гумконвой исемлегендә 82 тоннадан артык төзелеш материалы бар, аларның бер өлеше Петровское шәһәрендәге генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәпне ремонтлау өчен. Моннан тыш, җиһазлар һәм канцелярия товарлары бар.

Аерым әйтәсе килә, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә әлеге торак пунктның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү һәм янгын саклау бүлекчәләрен хәрби әзерлектә тоту өчен кирәкле янгын-техник корал һәм җиһазлар белән янгын сүндерү автомобиле җибәрелә (АЦ-6/6-40 Урал 5557).

Калган төзелеш материаллары 30 тонна күләмендә Донецк Халык Республикасының Мариуполь шәһәренә инфраструктура объектларын тергезү өчен җибәрелә.

Бүгенге көндә безнең республика Донбасска 2,3 мең тоннадан артык ярдәм күрсәтте.

Моннан соңгы гуманитар конвойлар шулай ук ЛХР һәм ДХР халкының ихтыяҗларыннан чыгып формалашачак.

Шәхси составка имин юл телим!" - дип язган Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в