-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
17 сентябрь , 21:20

Дин әһелләре дә хәрби операция зонасына юлланды

Бүген Чишмә районында республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов, имам Хәмзә хәзрәт һәм протоиерей Виктор Иванов белән очрашты.

Дин әһелләре дә хәрби операция зонасына юлланды
Дин әһелләре дә хәрби операция зонасына юлланды

«Патриот» хәрби-патриотик паркыннан алар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен махсус хәрби операция барган төбәкләргә киттеләр. Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоннары сугышчылары янына бару теләген дин әһелләре бүлекчәләрне формалаштыру этабында ук белдергәннәр иде.

Башкортстан Башлыгы аларга уңышлар теләде һәм республика хәрбиләренә туганнарыннан һәм якыннарыннан сәламнәр тапшырды.

- Безнең батальоннар инде сугышка керде. Бүген минем киңәшчем территориягә керде. Ул сугышчылар белән элемтәдә торачак, анда ниләр булганын хәбәр итәчәк, – диде Радий Хәбиров. - Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан батальоннарыбызга нәрсә кирәклеген аңлау мөһим. Без алар өчен көзге кием комплектлары әзерләдек инде. Мин шәхсән бу йөкне озатырга уйлыйм. Әлбәттә, без хәрбиләрнең гаиләләре белән элемтәдә торырбыз. Алар республиканың туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүен, аларның барысы да яхшы икәнен белергә тиеш.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в