-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 сентябрь , 18:05

Батырлар онытылмый

Республика уку йортларына герой якташларыбызның исеме бирелә.

Батырлар онытылмый
Батырлар онытылмый

Үткән айда республика Башлыгы Радий Хабиров Советлар Союзы Геройлары һәм республиканың танылган кешеләренең исемен уку йортларына бирү турында карарга кул куйды. Мәсәлән, Уфаның 62нче лицеена - Советлар Союзы Героее Владимир Комаров, 38нче мәктәпкә - Гуля Королева, 80нче мәктәпкә - Александр Мотросов, "26нчы мәгариф үзәгенә" краснокамалы Шәриф Сөләйманов исемнәре биреләчәк. Әлеге карарга ярашлы, кырыктан артык уку йортларына батыр якташларыбызның исеме биреләчәк. Еллар үтсә дә, батырлык онытылмый.

Русия Геройларының да исеме тарихта югалмаячак һәм халык күңеленнән җуелмаячак. Яңавыл районы Иске Вәрәш авылында Русия Герое Игорь Насыйбуллин исемендәге урам барлыкка киләчәк. Шушы авыл егете Игорь 2017 елда мәктәптә укыганнан соң Казан югары танк училищесын тәмамлаган. Игорь үлгәндә дә батырларча һәлак була. Күрсәткән батырлыгы өчен өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллинга "Русия Герое" исеме бирелде, ул,шулай ук, генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде, мәктәптә аның истәлегенә Хәтер почмагы булдырылды һәм тактаташ ачылды.

Шулай ук истәлекле тактаташ 1нче мәктәптә - Артур Нәбиуллинга, И. Мөкъсинов исемендәге гимназиядә - Эдуард Шәйдуллинга, Р. Гәрәев исемендәге мәктәптә Илдар Шакировка ачылды. Туган ил өчен башларын салган батыр егетләрнең исеме халык хәтерендә мәңге яшәр.

Нефтекама шәһәренең күппрофильле көллиятендә махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Сергей Балабановка мемориаль тактаташ ачылды. Аны тантаналы ачуда шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Вәлидов, көллият директоры Рамил Харрасов, Сергейның якыннары - әнисе, абыйсы, хәрби комиссариат, Ветеранар советы вәкилләре катнашты. Сергей Алексеевич 2000 елда туган, 7нче мәктәпне тәмамлагач, күппрофильле көллияттә белем алган. Хәрби хезмәттән соң контракт буенча торып калган. Биредә аны тыныч холыклы, ярдәмчел, тырыш, ачык йөзле укучы буларак хәтерлиләр.

Күппрофильле көллиятнең стенасында Төньяк Кавказда контртеррористик операция вакытында 2000 елда һәлак булган Виктор Жемчуговның истәлекле тактаташы янында Сергей Балабановныкы урын алды. Илебез өчен, безнең тыныч тормыш өчен гомерен биргән батырларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәр.

Нефтекаманың тагы бер батыр улы - 24 яшьлек лейтенант Тимур Стоговка үзе укыган 2нче мәктәптә тактаташ ачылды. Тимур үлгәннән соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Аны шәһәрдә, укыган мәктәбендә искиткеч җаваплы, киң күңелле, тырыш, максатчан укучы буларак хәтерлиләр. Тимур музыка мәктәбен тәмамлаган, спорт белән шөгыльләнгән. Тормышын хәрби юнәлеш белән бәйләгән, Казан югары танк училищесын тәмамлаган. Батыр улларын шәһәр онытмый, аның исеме күңелләрдә яши.

Краснокама районының Куян авылында батыр яугир Марата Галихановка багышланган тактаташ ачылды. Аны ачуда Маратның әнисе Илфира ханым, туганнары, район хакимияте башлыгы Р. Мусин, хәрбиләр, авыл халкы катнашты. Мәктәп тәмамлагач, Марат Екатеринбург югары артиллерия училищесына укырга керә, аны тәмамлап, Санкт-Петербургта хәрби артиллерия академиясендә укый. Соңгы эш урыны - Ульяновск хәрби часте. Кызганычка каршы, махсус хәрби операциядә яшьли генә аның гомере өзелә. Ил өчен. Халкы өчен. Марат үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Район үзәге Николо-Березовка мәктәбендә афганчы Сергей Князевка, Чечен сугышында һәлак булган Алмаз Хамматуллинга да тактаташлар ачылган иде.

Фото: Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Батырлар онытылмый
Батырлар онытылмый
Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас в