+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 сентябрь , 16:30

"Безнең белән бергә булырлар, дип ышанам!"

Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров Донбасс төбәгендә үтәчәк референдумга карата карашын белдерде.

"Безнең белән бергә булырлар, дип ышанам!"
"Безнең белән бергә булырлар, дип ышанам!"
"Халык үзенең яшәгән урынын үзе сайларга хокуклы. Менә ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре халкы да шундый карарга килде: шушы көннәрдә алар үзләренең киләчәген сайлый.

Без аларның һәр сайлавын хуплаячакбыз. Русия составына керергә уйласалар, шатланып кабул итәчәкбез. Әйткәндәй, тарихи яктан бу җирләр элек Русиянеке булган. Соңгы елларда бу төбәкләр халкына бик күп кыенлыклар кичерергә туры килде: ничә ел аларны бандеровчылар утка тотты! Халык тыныч тормышка сусады. Шушы көннәрдә алар дөрес фикергә килерләр һәм безнең белән бергә булырлар дип ышанам!

Башкортстан белән Донбассны якын, җылы һәм чын-чыннан тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли. Республика халкы бу төбәктә яшәүчеләргә ярдәм итә, аларның иминлеге өчен җан ата һәм борчыла. Без үзебезнекләрне ташламыйбыз!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в