-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 сентябрь , 12:30

"Мин улым белән горурланам!"

Кичә Уфада "Торатау" Конгресс-холлы каршындагы мәйданда "Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!" дигән митинг-концерт узды.

"Мин улым белән горурланам!"
"Мин улым белән горурланам!"
Анда Украинадагы махсус операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары да килде.

Чарада шушы операциядә һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге орденнар белән бүләкләнгән Илнур Хөснетдиновның әтисе Рәдиф Хөснетдинов та чыгыш ясады.

- Мин Салават районыннан килдем. Без - Салават варислары. Донбасс төбәгенең Русиягә керүе буенча үткән референдумны тулысынча хуплыйбыз. 2015 елдан әфганчылар Донбасска гуманитар ярдәм конвой оештырды. Без беренчеләрдән булып Петровское шәһәренә гуманитар ярдәм китердек. Шул вакыттан алып мин алты тапкыр водитель сыйфатында анда бардым. Соңгы тапкры 20 мартта бардык. Ә улымның үлем турында хәбәрен 9 майда алдык. Мин улымның батырлык күрсәтеп һәлак булуы белән горурланам. Соңгы аоышта яралы килеш ул ике наемникны юкка чыгара алган. Бу хакта аның яудашлары сөйләде. Мин аны дөрес тәрбияләдем, дип исәплим.

Бүген башкорт батальоннары составында безнең районнан бик күп егет катнаша. Мин аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Җиңү безнеке булыр! Һәлак булганнарга мәңгелек дан! - диде ул.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в