

"Башкортстан бүген сезне - чын геройларны каршы алуы белән бәхетле. Без барыбыз да сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез, бөтен республика сезнең белән горурлана!" - дип мөрәҗәгать итте Ирек Сәгыйтов Росгвардия сугышчыларына.
Кайткан хезмәткәрләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән полиция генерал-майоры Александр Бурдо мөрәҗәгать итте.
“Без сезне чын күңелдән көттек, иң элек - туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз. Бу авыр көннәрдә төбәк халкы Украинадагы вакыйгаларны күзәтте. Сез командировканың соңгы көненә кадәр Ватанга тугрылыклы булып калдыгыз, хәтта авыр минутларда сезнең берегез дә куркаклык күрсәтмәде. Ләкин иң мөһиме - барыгыз да исән-сау әйләнеп кайттыгыз", - дип ассызыклады төбәк ведомствосы җитәкчесе.