-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 сентябрь , 18:37

Мобилизацияләнгән халыкны гаскәрләргә җибәрү уңаеннан митинг узды

25 сентябрь көнне Кырмыскалы районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мобилизацияләнгән халыкны хәрби хезмәткә озату уңаеннан оештырылган митингта катнашты. Алар Донбасста махсус хәрби операциядә һәм Украинаның азат ителә торган территорияләрендә катнашуга әзерләнү өчен хәрби бүлекләргә юлланды.

Мобилизацияләнгән халыкны гаскәрләргә җибәрү уңаеннан митинг узды
Мобилизацияләнгән халыкны гаскәрләргә җибәрү уңаеннан митинг узды

- Хөрмәтле иптәштәр! Хөрмәтле якташлар! Без бүген монда сезгә хөрмәт сүзләре әйтер өчен килдек. Катлаулы вакытлар һәм катлаулы карар. Ләкин нәкъ менә шундый гади булмаган вакытлар чын ир-егетләрне булдыра”, - диде Башкортстан җитәкчесе.

Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич ир-егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

- Без һәр көнне алдынгы егетләр белән аралашабыз - алар безнең ярдәмне көтәләр, - диде ул. - Сезгә батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!

Митингта җәмәгать эшлеклеләре, руханилар изге теләкләрен җиткерде.

Кырмыскалы районының Сихонкино авылында республика Башлыгы Радий Хәбиров солдат Кузьма Николаев гаиләсенең хәлен белеште. Украина территориясендә хәрби операциянең беренче көннәрендә Кузьма хезмәттәшләре белән чолганышка эләккән. Ул авыр яраланган һәм, шуңа карамастан, позициядә калырга дигән карар кабул иткән. Кузьма батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Республика Кузьма Николаев гаиләсен игътибарсыз калдырмады. Район хакимияте ярдәме белән аның инвалид әтисенә яңа йорт төзелә. Хәрби хезмәткәрнең тол хатыны ике кечкенә бала тәрбияли.

- Йорт җылы булачак, бергә яшәргә урын җитәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Искәртеп узабыз, кичә төбәк җитәкчесе муниципалитетлар башлыклары һәм республика Хөкүмәте әгъзалары белән мобилизацион киңәшмә уздырды. Радий Хәбиров урыннарда хәрби хезмәткәрләр гаиләләре белән хезмәттәшлек оештырырга һәм мобилизацияләнгән халыкны әзерлек һәм хәрби күнегүләр урыннарына имин шартларда илтеп җиткерүне тәэмин итәргә кушты.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в