-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
26 сентябрь , 08:15

Башкортстан – батырлар төбәге

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Патриот” хәрби-патриотик паркында “Авангард” укыту-методик үзәге курсантлары белән очрашу уздырды. Ул паркның спорт объектларын, уку сыйныфларын карады. Укыту-методик үзәктә алып барылган эш турында аның җитәк­чесе Никита Рекрут таныштырды.

Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, мондый укыту-методик үзәкләр бүген бөтен ил буенча булдырыла, алар меңләгән яшьләргә хәрби һәм спорт әзерлеге буенча яхшы күнекмәләр алырга, тизрәк үсәргә һәм җаваплы булырга мөмкинлек бирә.

– Хәрби җыеннарда булу сезне Кораллы Көчләрдә үтәргә тиешле хезмәттән куркудан коткарачак, чөнки армия турында ишетеп кенә белмәячәксез, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе. – Бу вакыт эчендә сез армиядәге тәртип белән танышырсыз, ату һәм сафта йөрү нигезләренә төшенерсез, Башкортстан һәм Русия тарихын җентекләп өйрәнерсез, спорт ярышларында катнашырсыз. Алга таба сезнең һәрберегез үз язмышын Ватанга хезмәт итү белән бәйләрме-юкмы, монысын үзе хәл итәр.

Парламент спикеры курсантлар белән республика тарихы, Башкортстан яугирләре катнашкан мөһим сугышлар турында сөйләште һәм яшьләрне батырларга тиңләшергә өндәде. – Безнең җир чын геройларны аз тудырмады, – диде Константин Толкачев. – Быел республика легендар хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгын билгеләп үтте. Без геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларның истәлеген кадерләп саклыйбыз. Алар безнең өчен – Ватанны ничек яратырга һәм якларга кирәклегенең чын үрнәге. Сез республикабызның һәм илебезнең чын патриотлары булырсыз дип ышанам. “Салават токымнары артка чигенә белми!” девизына һәрвакыт тугры калыгыз. Моны анык эшләр белән исбатлагыз. Авырлыклардан һәм сынаулардан курыкмагыз, үз максатыгызга таба барыгыз!

Константин Толкачев курсантларга уңышлар теләде һәм хәрби-патриотик әзерлек, киләчәктә нинди һөнәр сайлауга карамастан, теләсә кайсы эштә уңышка илтәчәк шәхес сыйфатларын булдыруга ярдәм итәчәк, дип билгеләде.

Башкортстан – батырлар төбәге
Башкортстан – батырлар төбәге
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в