+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
2 октябрь 2022, 21:19

“Әти, ә син сугышка барасыңмы?”

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Ике атна элек минем олы кызым белән бик эмоциональ һәм авыр сөйләшү булды. Мин аңа әзер түгел идем һәм мәктәпкәчә яшьтәге баланың мондый әңгәмәләр алып баруын һич тә көтмәгән идем.

- Әти, ә син сугышка барасыңмы?
- Әле беркая да бармыйм, ләкин кирәк булса, барам.
- Ә нигә анда барырга кирәк?
- Ничек аңлатыйм икән. Хәтереңдәме, син балалар бакчасында Ватан турында шигырь сөйләдең?
- Әйе, хәтерлим.
- Менә син үзең, Ватаныбыз бер генә, аны яратырга һәм якларга кирәк, дип сөйләгән идең. Кирәк булганда, барлык ир-атлар аны якларга китә.
- Әти, ә барлык ир-ат та Ватанны якларга барамы?
- Иң яхшылары, кызым.
- Аңладым, син анда барыр алдыннан, сине башта тикшерәчәкләрме?
- Шулай.
- Алайса, килешик, әти?
- Әйдә. Ә нәрсә турында?
- Син алар өчен иң яхшысы булмасаң да, мин синең иң яхшы кеше икәнеңне беләм!

Шушы сүзләрдән соң Асель мине кочаклап елап җибәрде - "Мин сине сугышка җибәрмим!" Бүген Асельга 6 яшь тула. Миңа ата булу бәхетен татыткан, гаилә тормышын яктырткан беренче балам. Безнең балалар бездән яхшырак булачак. Киләчәкләре дә яхшы булсын.

Р. S.: Камил Бузыкаев бу мизгелне үзенең карикатурасында бик нечкә сурәтләгән. Бу рәсемнәрең өчен рәхмәт, Камил!
Икенче фотода Асель һәр кичне минем өстәлдә калдыра торган язмаларның берсе, чөнки мин соң эштән кайткач, сирәк күрәләр. Асельнең язмалары минем күңелемне җылыта, аларны алу рәхәт.

“Әти, ә син сугышка барасыңмы?”
“Әти, ә син сугышка барасыңмы?”
“Әти, ә син сугышка барасыңмы?”
“Әти, ә син сугышка барасыңмы?”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: