+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 октябрь 2022, 07:47

Җиңү белән исән әйләнеп кайтыгыз!

Бу көннәрдә иң асыл ир-егетләребез Ватан алдындагы бурычларын үтәргә Украинага юллана. Ә аларны әлеге шартларда шундый ук көчле рухлы була белгән гүзәл затлар озытып кала.

Җиңү белән исән әйләнеп кайтыгыз!Җиңү белән исән әйләнеп кайтыгыз!
Җиңү белән исән әйләнеп кайтыгыз!

Нефтекамада Агыйдел шәһәре, Караснокама районыннан озатылган 60 кеше арасында офицер Алмаз Сафиуллин да бар. Ул туксанынчы елларда ук ветераннар хәрәкәте башында торган. Искиткеч намуслы кеше, патриот, элекке десантчы.

Алмаз Әкъсән улын аның хатыны Эльза, кызы Азалия да озатырга килгәннәр.

- Офицер хатыны буларак, мин приказларның төрлесенә әзер. Күңел белән гел янымда гына тотасы килсә дә, акыл белән шулай кирәк икәнлеген аңлыйсың. Мобилизация игълан ителгәч тә Алмаз ике дә уйламыйча хәрби комиссариатка китте. Кызым һәм мин аның белән горурланабыз, - ди Эльза Тимерҗан кызы.

Җиңү белән әйләнеп кайтыгыз, егетләр! Без сезне көтәрбез!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас