

Видеоязмасын "Кызыл таң" да элгән иде. Тыңлаучылар, җылы теләкләрен җиткерүчеләр күп булды.
Филүс Каһиров та үзенең репертуарыннан булган бу җырны тыңлап иләсләнгән.
“Мәйдан” каналының Укытучылар көненә багышланган концертында Филүс соңгы атнада тагын да популярлашкан әлеге җырын да башкарган.
“Артурның видеосын күргәч тә, аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, - дигән Филүс.
Бу хакта "Шәһри Казан" хәбәрчесе Эльвира Шакирова язган.
Афәрин! Дөньялар тынычланып, әлеге җырны бу ике талант иясе башкаруында тыңларга язсын!