Шәҗәрәсен өйрәнүче – туганы
Резида Шамил кызы дүрт дистә елдан артык район үзәгендәге 1нче (хәзер С. М. Чугункин исемендәге) мәктәптә китапханәче булып эшли. Бүген хаклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Шул ук вакытта районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Аның тырышлыгы һәм башлангычы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарыла, район һәм республика архивлары материаллары, Бөек Ватан сугышы еллары шаһитларының хатирәләре тупланган тарихи мәгълүматларны Резида Шамил кызы берничә китап итеп бастырып чыгаруга иреште. Әйткәндәй, эзләнү эшеннән ул беркайчан да тукталганы юк. Әлеге вакытта да районның төзелеп килгән тарих-туган якны өйрәнү музеена экспонатлар туплау белән шөгыльләнә. Күптән түгел генә Уфа шәһәрендә күренекле галим, тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Әсфәндияров истәлегенә багышлап уздырылган туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә Резида Әхтәмова Башкортстан Республикасы халыклары тарихын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга өлеш керткән өчен Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе исемлеген төзү эшенә дә зур өлеш кертә, моны ул әле дә дәвам итә. Ә шулай да барлык күңелен биреп башкарган тагын бер эше бар – Шәйморатовларның нәсел шәҗәрәсен төзү.
Бу эшкә очраклы гына тотынмады ул. Берничә ел элек Кырмыскалы авылында Шәҗәрә бәйрәме үтте. Анда Резида Шамил кызы үзенең шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәкъ шул, Шаһиәхмәтовларның нәсел җепләрен барлаган чорда бик кызыклы фактка юлыга. Шәмрут (Шәйморат) һәм Шаһиәхмәт туганнар булып чыгалар. Менә шуннан башлап, үзенең генә түгел, туган тиешле Шәйморатовларның да нәсел агачын ныклап өйрәнә башлый.
Әйткәндәй, Шәйморатовның шәҗәрәсе язылган А2 форматындагы зур кәгазь битен Резида Әхтәмова һәрвакыт үзе белән йөртә. Төрле җирләрдә, төрле чараларда катнашырга туры килә. Һәрвакыт нинди дә булса мәгълүмат табып, аны терки бара.
– Берничә ел элек Шәйморатовның шәҗәрәсен конкурска әзерләгән идек. Ләкин ул вакытта, мәгълүмат җитәрлек күләмдә булмагач, җитешсезлекләр күп иде. Хәзер мин аны киңәйтәм, әтисе ягыннан туганнарын өстим, – ди Резида Шамил кызы, шәҗәрәне күрсәтеп.
Гадәттә, элек хатын-кызлар шәҗәрәгә кертелмәгән. Ә монда хатын-кызлар исемнәре дә теркәлгән. Районның һәм республиканың башка туган якны өйрәнүчеләре белән киңәшләшеп, шундый карарга килгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә Шәйморатовның бик күп туганнары табылган. Кайсылары туганлыкны моңа кадәр белми йөрсә, ә инде белгәннәре – тыйнак кешеләр, бу хакта бик кычкырып сөйләп бармаганнар.
Билгеле һәм билгесез фактлар
Елдан-ел легендар командирга бәйле вакыйгалар, хатирәләр белән уртаклашучы кешеләр сирәгәя бара. Резида Әхтәмова тере шаһитлар белән очрашып, аларның хатирәләрен теркәп калырга тырыша. Әлбәттә, аны “архивларга пропискага кергән”, дип шаяртучылар да бар. Җыелган мәгълүмат шулкадәр күп, хәтта Әхтәмовларның йорты үзе бер тарихи музейны хәтерләтә. Бер бүлмәсе тулысынча китаплар, документлар, язулар, борынгы фотолар белән тулган. Район музеена экспонатлар җыюын белеп, көн саен кемдер ниндидер борынгы әйберләр китереп китә. Аларны юып-чистартып, шунда ук күрше Илтуган авылындагы музейга илтеп куя. Кызыксына башласаң, вакытның ничек узганын да сизмисең. Резида Шамил кызы тупланган белемнәре белән сәгатьләр буе уртаклаша ала. Шәйморатов авылындагы күпфункцияле мәдәният йортында урнашкан М. Шәйморатовның күргәзмә залында да кунаклар өчен еш кына экскурсияләр үткәрә. Гадәттә, ул биргән мәгълүмат бик үзенчәлекле, аларны башка урыннарда ишетермен димә.
Киләчәктә үзенең танылган бабасы турында китап чыгарырга да ниятли ул.
– 1900 еллар башында Биштәкә авылыннан бик күп революционерлар чыга. Миңнегали Шәйморатов белән безнең карт картәтиләребез – икетуган. Бабам Мәхмүт Шаһинур улы Шаһиәхмәтов зур кеше, мәгърифәтче, реформатор мулла була, Мәскәүдә эшләгән. Шул ук вакытта якташлары, шул исәптән Миңнегали турында да хәстәрлек күрә. Бер кайтуында дүрт малайны – Миңнегали Шәйморатов, Носратулла Фәйзуллин, Сәетгали Ишмөхәммәтов һәм Дмитрий Андреевны үзе белән алып китеп, Көнчыгыш халыклары урта комсоставының 9нчы кавалерия курсларына урнаштыра. Әйткәндәй, соңыннан ул үзе дә шунда политкомиссар сыйфатында килә.
Күпләрдән Шәйморатов бик ярлы гаиләдә туып-үскән, дип ишетергә туры килә. Бу дөрес түгел, гади крестьян гаиләсендә туа ул. Ул вакытта Биштәкә – 300дән артык йорты булган зур авыл. Әлбәттә, 1900нче еллар башында өйләр салам түбәле була, йорт җиһазлары турында сөйлисе дә түгел. Бер карасаң, ул вакытта барысы да ярлы, дип исәпләнгәндер. Ләкин крестьяннар мал тоткан. Миңнегалигә 9 яшь булганда әнисе үлеп китә һәм аңа абыйсы белән байларга эшкә ялланырга туры килә. Кечкенәдән түземле, көчле булып үсә ул. Кызыксынулары да күп була: гармунда уйнарга өйрәнә, балык тоту, атларны тәрбияләү дә – малайның яраткан шөгыльләре. Лидерлык сыйфатлары да бәләкәйдән ярылып ята. Бераз үсә төшкәч, сабантуйларда катнаша: ат чабышларында да, көрәштә дә аңа тиңнәр булмый.
Мәктәп елларында ул Суворов турында китаплар укый һәм аңа охшарга тырыша. Бу хакта Галимә әби (Миңнегалинең сеңлесе) сөйләп калдырган. Белем алырга теләге көчле була аның. Күрәсең, мәдрәсә тәмамлаган авылдашлары да ул чордагы малайларга үрнәк булгандыр. Карт картәтиемнең абыйсы 1912 елда тау башында мәктәп салдыра. Ә аңа кадәр балаларны үзенең йортында укыта, барлык Биштәкә балалары аңарда белем ала. Нәкъ бу чорда урыс-башкорт мәктәпләре ачыла башлый, – ди Резида Шамил кызы.
Туган якны өйрәнүчене тыңлап туймаслык. Бу кадәр мәгълүматны түкми-чәчми сөйләү – үзе зур сәләт бит. Әнә Шәйморатовның музыкаль сәләтен дә аерым дәлилләр белән раслый. Бу хакта өлкән буын авылдашларыннан ишеткән ул. Бай үзенең малайлары өчен гармун сатып ала, ә аларның уйнарга бернинди дә теләге булмый һәм бай аны батрак малайга бүләк итә. Миңнегали төннәрен атлар көтә һәм гармунда уйный. Хәтта атларны да өйрәтеп бетә: бер төрле көй уйнаса – атлар ашарга килә, икечесен уйнап җибәрсә – кайтыр якка чабалар...
Музыка сөюе Шәйморатовны гомере буе озата бара: үзе җырлый, гармунда уйный, җырлар иҗат итә. Хәтта соңгы яу алдыннан да үзенең авылдашы белән туган якларын искә төшереп, туган моңнарны сузалар. Шул вакытта Шәйморатов яугиргә куркыныч төш күрүе турында сөйли – янәсе, кара карга аның башын чокый. “Димәк, бу яудан исән чыкмаячакмын”, – дип әйтә ул аңа. Менә шул кешенең балаларын эзләп табасы килә Резида Шамил кызының. Бәлки, генералның биографиясенә кагылышлы яңа фактлар да өстәлер иде.
Туган көне кайчан?
Генералның биографиясе белән танышучылар шуңа да игътибар иткәндер: төрле чыганакларда аның исеме һәм әтисенең исеме төрлечә күрсәтелгән.
– Тәүдә ул Миңнегалим дип язылган була, – ди Резида Шамил кызы. – Ул вакытта белемле кешеләр аз була, шулай исемнәр дә үзгәрә. Тагын бер кызыклы фактка игътибар итәргә кирәк: гаиләдәге балалар барысы да Шәйморатов фамилиясен алмаган. Миңнегали белән Әхмәтгәрәй Шәйморатов фамилиясендә йөрсә, калганнары – Фәхрисламовлар. Шәйморат – карт картәтиләренең исеме, ә Фәхрислам – картәтиләренеке. 1917 елгы халык исәбен алу вакытында Биштәкәдә Минһаҗетдин Фәхрисламов дигән кеше теркәлгән. Аның 5 баласы язылган.
Әлеге дә баягы янә теге шәҗәрә төшерелгән зур биткә әйләнеп кайтабыз. Менә алар: Мөэмин (Мукмин) – Шәмрут (Шәйморат) – Фәсхетдин – Фәхрислам – Минһаҗетдин – Миңнегалим. Туган якны өйрәнүче тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтте: архивтан алынган документ буенча, Шәйморатовның туган көне 1899 елың 10 марты дип күрсәтелгән. Шул ук вакытта генералның автобиографиясендә 15 август (иске стиль буенча 27се) язылган. Кызыл Армия сафларына кергәч тә, ул үзе турында байтак мәгълүматларны үзгәртә. Күрәсең, хәрби эшчәнлегендә шулай кирәк булгандыр.
– 1943 елның 23 февралендә Миңнегали Шәйморатовның полкы Ворошиловград өлкәсендә (арытаба Луганск) дошман тылы буйлап рейдтан чыкканда батырларча һәлак була. Кайда җирләнүе хакында да төрле версияләр йөри. Без исә шундагы утлы казаннан исән чыккан Фәхрулла Гыйльмуллинның сүзләренә ышанабыз. Аның көндәлеген кызы алып килде, әлеге вакытта бу дәфтәр Дим бистәсендә урнашкан Башкавдивизиянең музеенда саклана. Монда ул 17 кешенең генә исән калуы, ә Шәйморатов яу яланында һәлак булуы хакында яза, – ди Резида Әхтәмова.
Бүген Шәйморатовның якын нәселеннән туганы – бертуган Абдулла абыйсының улы Рәшит Фәхрисламов кына исән. Ул Арслан авылында яши, 90 яшьтән узган, сәламәтлеге бик какшаган, инсульт кичергән. Байтак мәгълүматны Резида апа аңардан алган.
Резида Әхтәмова бер генә минутка да эзләнү эшеннән туктамый. Кайда гына барса да, кемнәр белән генә очрашса да, район тарихына кагылышлы барлык мәгълүматны терки бара. Күпьеллык эш нәтиҗәсе булып агымдагы елда “Герои и творцы Великой Победы” дигән тагын бер китап дөнья күрде. Резида Әхтәмова анда автор-төзүчеләр исемлегендә беренче булып тора. Монда да бер бүлек тулысынча М. Шәйморатовка һәм аның яугирләренә багышланган. Әле Бөтендөнья башкортлары корылтае кушуы буенча шәйморатовчылар турында белешмәне яңадан бастырып чыгару өчен 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе турында бай мәгълүмат туплаган. Ә Миңнегали Шәйморатов турында аерым китап әзерли. Резида Шамил кызының тагын бер хыялы бар – Шәйморатов авылында күренекле якташының музеен ачу һәм Геройның кече туган ягында аның тормышында юл күрсәтүче булган абыйсы Мәхмүт Шаһиәхмәтовның кабере янында Миңнегали Шәйморатовның да һәйкәле белән символик каберен булдыру теләге белән яна.
– Шәйморатовның һәлак булган урыныннан алып кайтылган туфрак та бар. Кабергә шуны салып, догалар кылу һәм безнең якты киләчәгебез хакына гомерен аямый көрәшкән өчен рәхмәтебезне белдерергә тагын бер мөмкинлек барлыкка килер иде. Шәйморатов кече туган ягын гына түгел, бөтен Башкортстанны, илебезне данга күмгән шәхес – Русия Герое. Без аның белән чиксез горурланабыз, – ди Резида Әхтәмова.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА язып алды.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.