+9 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 октябрь 2022, 05:37

Без горурланабыз!

Дуслар, "Кызыл таң" гәзитенең сайтында #Горурланабыз рубрикасын ачабыз. Анда Башкортстан геройлары турында язмаларыбыз басылачак. Беренче героебыз - Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәүф Сәлах улы Гәрәев.

Без горурланабыз!Без горурланабыз!
Без горурланабыз!
Гәрәев Габдрәүф Сәлах улы - Бөек Ватан сугышы ветераны. Быел аңа 95 яшь тула. Ул фронтка 17 яшендә китә һәм легендар Т-34 танкының механик-йөртүчесе була. 1945 елда Габдрәүф Салах улы Варшаваны азат итү өчен барган сугышларда каты яралана һәм контузия ала.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук сугыш һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Узган ел ветеран фронт яшьлеген искә төшерде — Ырынбур өлкәсендәге танк полигонында сугыш машинасында - танкта йөрде. Габдрәүф Сәлах улы - Бәләбәйның шәрәфле шәхесе.

Республика халкының горурлыгы сез!

#поводгордиться
 

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас