Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко социаль челтәрләрдә яхшы яңалык белән уртаклашкан.
"Якташыбыз кече сержант Илшат ВАХИТОВ неонацистларның көчле уты астында йөк төягән автомобильне хәвефсез зонага чыгарган, аның ярдәмендә Русия подразделениеләре сугыш кирәк-яракларын вакытында алган һәм хәрби бурычларын үтәүне дәвам иткән.
Бу батырлыгы өчен Илшат Батырлык ордены белән бүләкләнгән һәм Жуков орденына тәкъдим ителгән.
Афәрин, Илшат! Горурланабыз!"