+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 октябрь 2022, 14:06

Легендар комдив безнең йөрәкләрдә яши!

Бүген, Башкортстан Республикасы көнендә, Уфаның Совет мәйданында легендар дивизия командиры, Русия Герое Минегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды.

Легендар комдив безнең йөрәкләрдә яши!
Легендар комдив безнең йөрәкләрдә яши!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачылу чарасында билгеләп үткәнчә, бүген республикада – истәлекле вакыйга, Ватанны саклаучы якташларыбыз батырлыгына хөрмәт күрсәтү көне.

- Шушы һәйкәл белән без халкыбызның горурлыгы, җаны, каһарманлыгы символы – генерал Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовка мөрәҗәгать итәбез. Без тарихи гаделлекне тергезгән, батырга Русия Герое исемен биргән ил Президенты Владимир Владимирович Путинга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөтен Башкортстан исеменнән һәйкәл авторы, күренекле Русия скульпторы, башкорт халкының улы Салават Александрович Щербаковка рәхмәт белдерәм. Рәхмәт сезгә, кадерле Салават Александрович! Сез Башкортстан геройларының милли истәлеген булдырдыгыз, ул Ватанны саклаучыларның күп буыннарының хәрби данын берләштерде.

Монда, һәйкәл нигезендә, комдив һәлак булган урыннан туфрак алып кайтып салынган. Без генерал Шәйморатов истәлеген саклый торган Донбасс халкына рәхмәт белдерәбез.

Бирегә килгәч, без һәрчак мәңгелеккә бу дөньядан киткән геройлар истәлегенә баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Биредә балаларыбызга һәм оныкларыбызга Ватан тарихы турында сөйләячәкбез, аларны чын патриотлар үрнәгендә тәрбияләячәкбез, - диде Радий Хәбиров.

Арытаба Төбәк Башлыгы һәлак булган геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, илебезнең язмышы хәл ителгән һәм Ватаныбызның киләчәге билгеләнгән бүгенге чорда, Шәйморатов варисларының үзләренекеләрне ташламауларын һәм чигенә белмәүләрен эш белән исбатларга вакыт җитте.

Һәйкәл ачуда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Рәхим улы Әбдрәшитов, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Генеральный инспекторы Валерий Баранов, Русия Сәнгать академиясе академигы, архитектор Салават Щербаков чыгыш ясадылар.

- Мин Башкортстан җирендә булуым һәм шәхсән Республика көне белән сезне котлавым белән горурланам, — диде һәйкәл ачу чарасында Денис Пушилин. - Моннан тыш, Донбасска бу катлаулы еллар дәвамында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә.

- Без батыр генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылганда катнашуга шатбыз. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә яши. Без, Бөек Ватан сугышы ветераннары, генерал Шәйморатовның батырлыгын искә алабыз, ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, - дип ассызыклады ветеран Рәис Әбдрәшитов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: