+21 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Батырлар дәвере
12 октябрь 2022, 02:55
Таһир Асылгәрәйнең хатыны: "Сирәк шалтырата..."
Композитор, җырчы Таһир Асылгәрәй үз теләге белән махсус операциягә киткән, дип хәбәр иткән идек.
Таһир Асылгәрәйнең хатыны: "Сирәк шалтырата..."
"Интертат" хәбәрчесе телефон аша аның хатыны Наилә Кулмакова белән сөйләшкән.
- Таһир сентябрь башында контракт буенча махсус операциягә китте. Бүгенге көндә аның телефоны миндә. Мин аны кайвакыт, мөһим хәбәрләр килмәдеме икән, дип карар өчен генә кабызып алам. Ә болай үзе элемтәгә бик-бик сирәк чыга. Шулай ук хәзерге вакытта кайда булуын да әйтми. Аларга андый мәгълүмат бирү, гомумән, артыгын сөйләү тыелган.
Ул хезмәт итә һәм аның белән барысы да яхшы – әлегә бары тик шулай дип кенә әйтә алам.
"- Наилә апа, сез аның әлеге карарын ничек кабул иттегез?
- Безнең гаиләдә ир-ат хуҗа. Ирем кабул иткән карарларга каршы килгәнем юк. Әлбәттә, без бик нык борчылабыз, аны сагынабыз. Якын кешең шундый куркыныч урынга киткәндә, барысы да шундый хисләр кичерә торгандыр. Соңгы вакытта әбинең бабайны сугышка озатуы турында сөйләгәннәрен искә төшерәм…
Без монда тыныч, рәхәт тормышта яшибез. Ә анда… Шуңа күрә гел телефон янымда, гел Таһирдан хәбәр көтәм. Сирәк шалтырата. Аның сөйләшергә дә вакыты юк. Дөресен генә әйткәндә, безне тынычландырыр, үзе белән барысы да әйбәт икәнлеген әйтер өчен генә шалтырата..."
Бу хакта тулырак:
https://intertat.tatar/news/xarbi-operaciyaga-kitkan-yrcy-tahir-asylgarainen-xatyny-elemtaga-bik-sirak-cyga-5855455
Фото: татар-информ
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"