

Украинада махсус хәрби операциядә Баймак районының Өметбай авылыннан 18 яшьлек рядовой Газиз Мөхәммәдиев һәлак булган.
12 октябрьдә Ватаныбызның тугры улын соңгы юлга озаттылар.
Газиз гаиләдә дүрт малайның иң кечесе була, мәктәптә тугыз сыйныфны тәмамлый, колледжда укыганнан соң хезмәт итәргә китә.
Мәрхүмнең туганы белдерүенчә, Газизның әти-әнисе хәзер бик авыр эмоциональ халәттә. Аның сүзләренчә, күптән түгел аның бер абыйсын өлешчә мобилизациягә алганнар.
Газиз Мөхәммәдиев дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
Фото: "ЧПБ"