+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 октябрь 2022, 12:23

Ут капкан танкта өчәү булганнар

Өлкән лейтенант, танк взводы командиры Замир Фатеев "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.

Ут капкан танкта өчәү булганнарУт капкан танкта өчәү булганнар
Ут капкан танкта өчәү булганнар

Бу хакта "Башкортстан батальоны" телеграмм-каналы хәбәр итә.

Замир, үз экипажы белән бергә, янгынга карамастан, Украина формированиеләренең терәк пунктын юкка чыгарган.

«Минем машинама аттылар, өч тапкыр тидерделәр. Ул чыдады, янды, ләкин экипаж исән калды. Экипажның һәр әгъзасы үз эшен аңлый, нәрсә эшләргә белә иде. Бер кашыктан, бер котелоктан ашыйбыз. Бергә йоклыйбыз, барысын бергә эшлибез. Машина нык һәм гайрәтле, без көчле. Шуңа түзгәнбез дә", - ди Фатеев.

Аның сүзләренчә, сугышчылар беренче тапкыр үз зонасына килгәч, андагы балалар, әбиләр һәм хатын-кызлар аларны күз яшьләре белән каршы алган.

"Безне күреп, алар безгә кул изиләр, үзләренчә дога кылалар. Минем уйлавымча, без дөреслек өчен көрәшәбез. Күкрәктә ут. Кешеләрнең сиңа ышануын һәм сиңа ярдәм итүен аңлыйсың", - дип өстәде ул.

Ролик ахырында Фатеев бөтен туганнарына һәм якыннарына сәлам тапшыра, ә кәләшенең үзен көтеп алуын тели.

"Мин аларны бик яратам", – дип тәмамлый ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас