

11 октябрьдә Уфада Республика көне уңаеннан чаралар Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Беларусь Республикасының Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко һәм башка дәрәҗәле җитәкчеләр, хөрмәтле кунаклар катнашты.
Арытаба алар Совет мәйданында легендар дивизия командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачуда катнашты.
Тарихтан билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышы елларында Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары нәкъ әлеге мәйданнан фронтка юллана. Бу җәһәттән Русия Героена куелган һәйкәл илебез азатлыгы өчен башын салган барлык Башкортстан кешеләренә дан һәм хөрмәт билгесе, яшь буынны Ватан сагына әйдәүче оран да булып тора!
– Шушы һәйкәл белән халкыбызның горурлыгы, җаны, каһарманлыгы символы – генерал Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовка мөрәҗәгать итәбез. Тарихи гаделлекне тергез-гән, батырга Русия Герое исемен биргән ил Президенты Владимир Владимирович Путинга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Бөтен Башкортстан халкы исеменнән һәйкәл авторы, күренекле скульптор Салават Александрович Щербаковка рәхмәт белдерәм. Сез Башкортстан геройларының милли истәлеген булдырдыгыз, ул Ватанны саклаучыларның күп буыннарының хәрби данын берләштерде. Монда, һәйкәл нигезендә, комдив һәлак булган урыннан туфрак алып кайтып салынган. Генерал Шәйморатов истәлеген саклаучы Донбасс халкына рәхмәт белдерәбез.
Бирегә килгәч, без һәрчак мәңгелеккә бу дөньядан киткән геройлар истәлегенә баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Биредә балаларыбызга һәм оныкларыбызга Ватан тарихы турында сөйләячәкбез, аларны чын патриотлар үрнәгендә тәрбияләячәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Төбәк Башлыгы һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, илебезнең язмышы хәл ителгән һәм Ватаныбызның киләчәге билгеләнгән бүгенге чорда Шәйморатов варисларының үзебезнекеләрне ташламавын һәм чигенә белмәвен эш белән исбатларга вакыт җитте.
Һәйкәл ачуда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Рәхим улы Әбдрәшитов, Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Генеральный инспекторы Валерий Баранов, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Русиянең Сәнгать академиясе академигы, архитектор Салават Щербаков чыгыш ясадылар.
– Без батыр генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылу чарасында катнашуга ихлас шатбыз. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә яши. Без, Бөек Ватан сугышы ветераннары, генерал Шәйморатовның батырлыгын искә алабыз, ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, – дип ассызыклады ветеран Рәис Әбдрәшитов.
– Тарих, мистик рәвештә, нәкъ челтәр кебек вакыйгаларны үрә. Җиде ел элек без Миңнегали Шәйморатовның тууына 122 ел тулу уңаеннан Кырмыскалы районында һәйкәлләр ачтык. Ә бүген Уфада аның хөрмәтенә тагын бер һәйкәл куябыз. Миңнегали Шәйморатов – чын мәгънәсендә искиткеч һәм үзенчәлекле шәхес, хәрби интеллигент һәм элита, шул ук вакытта – гади кеше. Әлеге һәйкәл – шәһәр киңлеген бизәп торучы искиткеч проект. Ул генерал-майор хөрмәтенә генә түгел, ә барлык республика халкы хөрмәтенә куелган һәйкәл, – дип белдерде Владимир Мединский.
Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәлне республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Әбдрәшитов ачты. Шул вакытта Совет мәйданында Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт гимннары яңгырады.
Алга таба төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм дәрәҗәле кунаклар мемориаль комплекска чәчәкләр салды. Төбәк җитәкчесе Донбассны тергезүдә катнашкан социаль тармак хезмәткәрләренә Шәйморатов орденнарын тапшырды. Һәйкәл ачу республиканың 500 укучысын кадет-шәйморатовчылар сафына алу һәм укучыларга Шәйморатов сыйныфлары байрагын тапшыру белән тәмамланды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, һәйкәл Русия Федерациясенең халык рәссамы Салават Щербаков белән Башкортстан Республикасының атказанган архитекторы Константин Донгузовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ансамбльнең үзәге булып тора. Ике яктан, постаментны колачлаган колонна дошман алдында халыкның берләшүен символлаштыра.
Миңнегали Шәйморатов кавалерия һөҗүменең киеренке мизгелендә күрсәтелгән. Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның героик шәхесендә башкорт халкының иң яхшы сыйфатлары гәүдәләндерелеп, бу скульптура композициясендә чагылыш таба, анда һәр элемент уйланылган һәм символик мәгънәгә ия. Постамент фасадында Русия Герое Йолдызы белән беркетелгән геральдик калкан урнаштырылган. Анда: “Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка” дип язылган.
Постаментның ике ягында Шәйморатов, аның тарихи тамырлары һәм хезмәттәшләре – башкорт сугышчыларының иң яхшы вәкилләре турында сөйләүче рельефлар урнаштырылган, Төркиядә һәм Кытайда хәрби атташе булып хезмәт иткән, инглиз, кытай, татар, уйгыр һәм казах телләрен яхшы белгән разведчик һәм дипломатның тормышыннан күренешләр сурәтләнгән.
Ример НАСРЕТДИНОВ.