

Уфа шәһәрендә яшәүче Галина Супрун - гүзәл хатын-кыз һәм, шуның белән бергә, башня краны машинисты. Уфада "Вертикаль" предприятиесендә эшли. Галина Сергеевна - 40 еллык хезмәт стажы булган Русиянең Мактаулы төзүчесе.
Башкортстан башкаласының Инорс, Затон, Сипайлово, Көньяк, Колгуевский, Миловка, Кузнецов Затоны бистәләрен төзүдә катнаша. Ул үз һөнәрен яшь чагында ук сайлаган. Һәм бер тапкыр да үкенмәгән.
"Ә анда, биеклектә, куркынычмы?" - дип сорагач, Галина Сергеевна: "Беркайчан да куркыныч түгел!» - дип җавап бирә.
Галина Супрун шәһәргә кран кабинасыннан карарга ярата, кошлар гына очып узган биеклектән башкалабызның һәм республиканың нинди матур икәнелеген яхшы күрә ул.