+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 октябрь 2022, 05:56

Куркуны белмәгән батырыбыз!

Мәгълүм булуынча, без гәзиттә “Горурланабыз!” дип атал­ган рубрика ачтык. Аның чираттагы герое - генерал-майор Миңнегали Шәйморатов ордены кавалеры Александр Бочкарев.

Куркуны белмәгән батырыбыз!Куркуны белмәгән батырыбыз!
Куркуны белмәгән батырыбыз!


1982 елда Александр Бочкарев якташы Александр Матросовның батырлыгын кабатлый. Булачак герой 1963 елда Стәрлетамакта туа, соңрак гаиләсе Салаватка күченә. Армиягә алдан ук әзерләнә, хәтта урындагы училищеда десантчылар түгәрәгенә языла.

Хәрби хезмәт башланганнан соң ярты ел узгач, аны Әфганстанга җибәрәләр. 1982 елның 3 сентябрендә Панджшер тарлавыгында сугыш операциясе вакытында гвардия сержанты Александр Бочкарев үз отделениесе белән дошманның ут ноктасын юкка чыгарырга теләк белдерә.

Дошманга 20 метр калгач, солдатлар гранаталар ыргыта, ләкин шартлаудан соң пулемет атуын дәвам итә. Александр Бочкарев шундук пулеметка ташлана һәм аны үз гәүдәсе белән каплый. Батальон бу мизгелдән файдалана ала һәм сугышчан бурычын үти. Яуда күрсәткән батырлыгы өчен гвардия сержанты Бочкарев Александр Петрович үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Башкортстан халкы Александр Петрович белән горурлана!

#Поводгордиться

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас