Гаилә
Мин 1926 елның февралендә Илеш районының Югары Череккүл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Әткәм-әнкәмнең hәм туганнарымның хәтерләвенчә, бик салкын көннәр булган. Әти, миңа күңелсез булмасын өчен, яңа туган бозауны өйгә керттек, дип шаярта иде. Чынында, бозау абзарда туңмасын өчендер инде. Миңа Шәмшәриф дип исем кушканнар: гарәпчәдән тәрҗемәсе – “кояш шәhәре”. Тиеш булганча, минем тууны авыл Советында теркәргә кирәк. Әти авыл Советына 26 майда бара, мин туганнан соң 3 ай дигәндә. Моңа аңлатма гади булган: бала исән каламы-юкмы. Мин исән калганмын. Һәм авыл Советында эшләүчеләр мине бик сөенеп теркәгән.
Минем әтием авылда тегүче була. Гаиләне туйдырырга кирәк. Төннәр буена лампа яктысында, йокламыйча, күп эшли. Һәм картлыкка җиткәндә ул сукырая. 1968 елда дөнья куйды, аңа 86 яшь иде.
Әниебез Бибимәрьям исемле иде, 1955 елның 5 гыйнварында, 67 яшендә вафат булды. Ихтимал, безнең дә гаептер: җиңел булмаган заманда без аңа яхшы тормыш шартлары булдыра алмаганбыз.
Мин — әниемнең алтынчы баласы. Бишенче бала, Нурсәгъдәт исемле апам 5-6 яшьләр тирәсендә үлде. Ул чакта миңа өч яшьләр булган. Безнең икебезгә бергә чәчәк авыруы эләккән. Бу куркыныч авыру, нигездә, балаларны кырган. Ул үлгән, ә мин сукырайганмын. Аны җирләгәннәр, зираттан кайткач, чәй эчәргә утырганнар. Кояшлы көн була, мин елыйм, чөнки берни дә күрмим. Елыйм hәм: “Ут яндыр! Ут яндыр!” – дип кычкырам. Әти миңа кундырып ала. Аны, мескенне, аңлыйм, алар яраткан кызларын җирләгән, кызлары башкача кайтмый. Миңа көчле стресс була. Куркудан урынымнан сикереп торам. Әни мине юата. Тынычлангач, ни гаҗәп, мин күрә башлыйм. Күзләрем ачылган. Мин күрәм! Шатлыкның чиге юк.
Аңа кадәр апам бозаулар көтә hәм гел генә мине үзе белән ала иде. Ул үлгәч, бу эш миңа йөкләтелде. Мин вакытны аңлый башладым. Түтәләрем, туганнарым мине шаярта, бозауларны алып кайтырга вакыт бит инде, диләр. Мин аларга: “Вакыт җитмәгән!” дип җавап бирәм. Ә үзем әле яхшылап сөйләшә дә белмим, ә ике бозауны hәрвакыт вакытында алып кайтам. Соңыннан туган-тумача бозаулар мине ничек тыңлауга, читкә китмәүләренә аптырашалар. Икесе тезелеп кайта торганнар иде, диләр. Бу минем кыска hәм иң бәхетле балачак мизгелләрем. Миңа нибары 5-6 яшь. Туганыбыз Шәмси баранкалар hәм крендельләр белән сыйлый. Миннән ул чакта барысы да көнләшә иде.
Картәтием
Картәтинең тормышы салмак hәм тыныч кына бара. Бөтен гаилә эшли: җир сөрәләр, чәчәләр, җыялар – кыскасы, уртача крестьян хуҗалыгы алып баралар. Тик бу тормыш озакка бармый. 1916 елда аларның йорты hәм ихата каралтылары яна. Кечкенә сарай сатып алалар, мунчадан аз гына зуррак. Шуннан кечкенә йорт эшлиләр, шунда 1926 елга кадәр, ягъни яңа йорт салганчы яшиләр. Шунда мин туганмын. 1921-22 елларда ачлык була.
Илнең үсеш еллары башлана. НЭП вакытында чагыштырмача тук hәм тыныч тормыш килә. Әти үз көче белән алты почмаклы йорт сала, ул якты hәм зур була. Авылда андый йортлар күп түгел, бәлки дистәләптер. Гаиләдә муллык. Ике ат hәм ике сыер. Ихата каралтылары ул заман өчен яхшы. Үзебезнең әйбәт мунча бар – ул вакытларда бу сирәк күренеш. Авылда hәркем нәрсә беләндер аерыла. Кемдер йортын, мунчасын, мичен матурлап эшли, кемдер яхшы итеп тегә. Авыл кешесе җигем-тарантасы белән бер-ике аты булса, горурлана (ул хәзерге машина кебек). Кыңгыраулар тавышыннан хуҗаларын белеп торалар: монысы кем аты, кем килә (хәтта якын-тирә авыллардан).
1930 елда раскулачивать итү башлана. Барысы да курка, шул исәптән, минем әти-әни дә: менә-менә НКВДдан килерләр дә, әтине алып китәрләр…
Безне 1932 елда раскулачивать иттеләр. Әти танылган тегүче, аңа еш мөрәҗәгать итәләр, ул туннар тегә, аннан, әлбәттә, ниндидер керем ала, күпләр көнләшә иде hәм шикаятьләр барып җиткән.
Хәтердә, безнең өйгә раскулачивать итәргә килделәр, бөтен нәрсәне алдылар, мин дүрт калакны мичтәге көлгә яшереп өлгердем. Мунчаны да тартып алдылар. Авылда Костя исемле кеше бар иде, ул мунчаны сатып алды hәм безгә кайтарды. Әти бик курыкты, юлда күренгән бер бөртек ашлыкны да алмаска кушты. Ачлык, ялангачлык, кимсетүләр, эзәрлекләүләр, куркытулар, өс киемнәребез тоташ ямауда иде.
Мәктәп. Армия хезмәте
1933-37 елларда Югары Череккүл башлангыч мәктәбендә укыдым. 1937-40 елларда – Түбән Череккүл тулы булмаган урта мәктәбендә. Бу юклык, кимсетелеп hәм кимсенеп яшәгән еллар. Чөнки укучылар арасында миндә генә сәләмә кием иде.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, 1940 елда эшли башладым, колхоз “Индустрия” дип йөртелә иде, башта гади колхозчы, бригадир ярдәмчесе, аннары бригадир булдым. Бригаданың бөтен булган техникасы – чәчкеч, тырмавычлы ургыч, чапкыч минем җаваплылыкта иде.
Армиягә 1943 елның ноябрендә алдылар. Туганнарым авыл башына чыгып, озатып калды, фронтка киттем. Йөрәкне әрнетерлек халәт, аны сүзләр белән аңлатып булмый. Тамакка төер утыра. Миңа нибары 17 яшь. Мин тәүге тапкыр гаиләмнән, гадәти тормышымнан, авылдашларымнан аерылам. Ә иң мөhиме, исән-имин әйләнеп кайтырмынмы?..
Бүздәк станциясенә кадәр атларда бардык. Салкын, гел ашыйсы килә. Аннары безне вагоннарга керттеләр, анда басып кына торырлык. Поезд Ерак Көнчыгышка юлланды.
Солдат шинелен 17 яшьтә кидем. Һәм сугыш беткәнче I Ерак Көнчыгыш фронты составында япон милитаристларына каршы сугыштым. Мин пулеметчы булдым. Орудиене йөртү бик авыр иде. Походлар, марш бросоклар. Туктаусыз яуган яңгыр юлны бетерә. Пычрак. Әле егылабыз, әле торып китәбез. Хәл бетә. Башлыча, төнлә атлыйбыз. Яраландым, контузия алдым. Ул алышта дошманның 18 танкын юк иттек. Шушы операция нәтиҗәсе буенча “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләндем.
Кайту
Сентябрьдә, инде сугыш бетте, дип исәпләнгәндә, безнең гарнизон күперне сакларга приказ алды. Төнлә полк елга буенда оборонага басты. Дүрт кешедән торган алгы дозор куйдылар. Таң алдыннан елга аша чыктык hәм яшерендек. Бераздан өч япон күренде. Без аларны тоткарладык. Араларында бер хатын-кыз бар иде. Соңыннан безгә аның шпион булуын әйттеләр. Рота командиры командование исеменнән котлап, безнең барыбызны да “Батырлык өчен” медале белән бүләкләячәкләрен әйтте.
Сугыш елларында мине орден hәм медальләр белән бүләкләделәр, И. В. Сталинның Рәхмәт хатын да алдым.
Мин демобилизацияләнү турындагы приказны 1950 елның декабрендә алдым. Армия тормышында җиде ел үтеп китте. Мин ныгып, чын ир-егет булдым. Өйгә кайткач, ни гаҗәп, әти-әнием мине танымый торды.
Кышкы көн. Мин кичен күрше авылдагы танышым белән кайтып төштем. Ул ат тугарып калды, ә мин әти-әниемне күрергә тизрәк өйгә кердем. Керосин лампасы яна, самавыр кайный. Чәй эчәргә чакырдылар. Барыбыз бергә: абыем, апам, юлдашым белән чәй эчәбез. Әти-әнием аларның каршында уллары утыруын уйламыйлар да. Мин дә шаяртырга булдым. Үземне “улларының иптәше” дип таныттым, алып кайткан бүләкләремне бирдем. Алар, анда Шәмшәриф ничек соң, кайчан кайта, дип сорыйлар. Мин бергә кайда, ничек хезмәт итүемне сөйлим. Энем Вафи hәм сеңлем Сәгъдәт, мин аларның абыйлары булуыма ишарә ясый. Түзмәделәр hәм көлеп җибәрделәр: “Әти, улыңны чынлап танымыйсыңмы?!” Никадәр шатлык иде ул!
Яшьлек еллары тиз үтте. Армиядә иртә тора идек. Шуңа күнеккәнмен. Арытаба да hәрвакыт мин иртәнге сәгать 5-6 да тордым.
Армиядә чакта ук, сугыштан соң Порт-Артурда укырга теләгем булды. Үзаллы шөгыльләнә башладым, нигездә, төнлә. Моны күреп, рота командиры миңа еракка йөзүче корабль командирлары әзерләүче хәрби-диңгез училищесына керергә тәкъдим итте. Риза булмадым.
Туган авылыма кайткач, өйләнергә булдым. Яшермим дә, мактанмыйм да, мин куе кара чәчле, чибәр егет идем. Һәм язмышын минем белән бәйләргә теләгән кызлар күп булды. Берсен сайлап алдым, аның исеме, минем апамныкы кебек, Сәгъдәт. Эх, аның әти-әнисе hәм туганнары аны миңа кияүгә бирмәскә ничек тырышты! Хәтта минем әти дә, ул еш авырый дип, аннан баш тартырга күндереп карады. Тик, бернигә карамастан, мин аны урлап алып кайттым. Туйга аның әти-әнисе дә, абыйсы да килмәде. Менә шулай без 1952 елда гаилә тормышын башладык.
Райкомга эшкә кердем
1951 елда Югары Яркәй май заводында бухгалтер булып эшли башладым. 1952 елның февраленнән – мин Илеш районы хәрби комиссариатының исәп-хисап секторы мөдире. 1954 елның гыйнварыннан – КПСС райкомының оештыру бүлеге инструкторы.
Бүлек мөдире Шәрәфетдинов ага мине Калинин исемендәге колхозга (Югары Манчар авылы) командировкага җибәрде, анда партком секретаре булып югары белемле Байгилдин эшли иде. Шушы изге күңелле кеше, минем белемем дә, тәҗрибәм дә юклыгын, нибары 7 сыйныф укуымны, минем элекке колхозчы, күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан булуымны белеп, 3-4 көн бригадалар, фермалар буйлап йөртте, кешеләр белән таныштырды. Алар белән әңгәмәләр, агитаторлар, мәктәп укытучылары семинарлары үткәрде. Кыскасы, партия эшенең нечкәлекләрен аңлатты.
Бу сәфәрдән шундый нәтиҗә ясадым: әгәр шушы юнәлештә эшләргә телим икән, димәк, укырга кирәк, юк икән, китәргә. Һәм мин ныклап шөгыльләнә башладым. Имтиханнар тапшырып, Уфа финанс техникумына (К. Маркс урамында) укырга кердем.
Урыс теленнән имтихан биргән көнне (аны “4”кә бирдем) улым Радик туды, димәк, ул – студент улы. Тик озак укымадым. Сәбәбе – матди як. Сәгъдәт апам булышып карады. Тик, кая инде, аның бер хезмәт хакы барыбызга да җитәме соң?!
Югары Яркәйгә кайтырга hәм кичке урта мәктәпкә укырга керергә туры килде. Хатыным эшкә чыкты. Мин улым белән көндез өйдә утырам, кичен мәктәпкә барам. Икенче сәбәп – әгәр мин өлгергәнлек аттестаты алсам, техникумда уку – 1,5 ел. Өлгергәнлек аттестаты алдым. Укырга китмәдем. Илеш районының беренче секретаре Янгуразов ага җибәрмәде, калырга күндерде. Хисапчы, бухгалтер булып син укымасаң да эшлисең, сиңа нигә кирәк ул, ә бер-ике елдан мин сине Югары партия мәктәбенә җибәрәм, диде. 1955 елда мине КПСС райкомының оештыру бүлеге мөдире итеп куйдылар.
Илдус Тимерханов,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
(Ахыры бар).
Фото: И.Тимерханов.