+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 октябрь 2022, 05:15

Алтын куллы табиб ул!

Тормышыбызга афәт булып килеп кергән коронавирус инфекциясенең безне ике ел буе куркуда тоткан көннәре бераз онытыла башласа да, бу катлаулы чорда чын батырлык үрнәге күрсәткән медицина хезмәткәрләренең соклануга лаек эшләрен онытырга хакыбыз юк. Бүген "Горурланабыз!" рубрикасында шундый табиб белән таныштырабыз.

Алтын куллы табиб ул!Алтын куллы табиб ул!
Алтын куллы табиб ул!

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең урология бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Алексей Пушкарев үзе коронавирус кичерү белән шунда ук эшкә чыга. Нәкъ ул яңа зарарлану очракларын кисәтү өчен “кызыл зонада” табибларның эшен координацияли.

Алексей Михайлович пандемиянең беренче дулкыны вакытында Республика клиник дәваханәсендә оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә ике атналык беренче смена составында була. Бу зонада кеше гомеренең һәр минуты бәясез — табиблар, үз-үзләрен аямыйча, гомерләрне саклап калу өчен көрәшә.

“Ул зур хәрефтән башланган Кеше, алтын куллы, Ходайдан доктор”, — ди пациентлар Алексей Пушкарев турында.

Тәҗрибәле доктор 26 ел кешеләр сәламәтлеге сагында тора, куллары белән генә түгел, күңел җылысы белән дә дәвалый. Үзе әйтүенчә, ул кечкенәдән табиб булырга хыялланган, медиклар гаиләсендә үскән.
Башкортстан, горурланырга сәбәп бу!

#ПоводГордиться

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас