+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 октябрь 2022, 12:15

"Без аларга җиңәргә булышачакбыз!"

Бу атнада махсус хәрби операциядә катнашу өчен Башкортстанда иреклеләрдән тагын бер бүлекчә төзелүе билгеле булды.

"Без аларга җиңәргә булышачакбыз!""Без аларга җиңәргә булышачакбыз!"
"Без аларга җиңәргә булышачакбыз!"
Без янә бер батальон турында белгәннәрнең барысын бер урынга җыйдык.

Беренче тапкыр Башкортстанда яңа халык батальоны оештырылу турында 30 сентябрьдә, сугыш ветераннары видеоэлемтә сюжеты җибәргәч билгеле булды. «Без шуны белдерәбез: "Анда илебезне яшь егетләр яклаган вакытта өйдә тыныч кына утыра торган вакыт түгел. Безнең тәҗрибә яшь сугышчыларга, улларыбызга һәм энеләребезгә бик кирәк! Без аларга җиңәргә булышачакбыз!",- диде батальонны төзү инициаторы, отставкадагы полковник Артур Юмагуҗин. Бүлекчәне Салават Юлаев хөрмәтенә атарга булдылар.

"Кайнар нокта"ларны үткән һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан яугирләрне Салават Юлаев исемендәге батальонга язылырга чакырдылар. Чакырылганнан соң беренче ике көндә Башкортстаннан да, башка төбәкләрдән дә 300дән артык волонтер мөрәҗәгать иткән, нәтиҗәдә 700дән артык гариза килгән.

Бизнес вәкилләре дә башлангычны хуплады. Эшкуарлар штабка кирәкле матди һәм финанс ярдәме күрсәтү теләге белән мөрәҗәгать итте. Бу эшне тәртипкә салу өчен аерым хәйрия фонды булдырыла.

- Фонд иҗтимагый оешмалар һәм Ветераннар советы контроле астында эшләячәк. Үз ягымнан һәр тиеннең фронтка барып җитүен гарантиялим, - дип белдерде Артур Юмагуҗин.

Батальон вәкиллекләре Стәрлетамак, Ишембай, Сибай, Сермән, Иске Собхангул һәм Малоязда ачылды.

Бу атнада Радий Хәбиров республиканың өченче ирекле батальонга ярдәм итәчәген белдерде.

– Без Башкортстаннан өченче батальонга ярдәм итү бурычын үз өстебезгә алабыз: бу - безнең өчен зур дәрәҗә. Формалашу этабында гына түгел, ә киләчәктә дә техника, кием-салым белән тәэмин итәчәкбез. Аларга Шәйморатова һәм Доставалов исемендәге батальоннарда катнашучыларга тиеш булган түләүләр биреләчәк. Ә аларның гаилә әгъзаларына махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләр гаиләләренә карата күрелгән барлык ярдәм чаралары да күрсәтеләчәк, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы.

Якын арада бүлекчә хәрби әзерлек үтүгә, ә аннан соң "Росгвардия" гаскәрләре составында СВО зонасына җибәреләчәк.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас